Владимир Путин: “Африкада Россиянең төп вузлары филиаллары ачылачак”

Россия Африкада илебездәге төп вузларның филиалларын ачуны, шулай ук гомуми һәм урта һөнәри белем бирүне үстерергә ярдәм итүне күздә тота. Президент Владимир Путин “Россия – Африка” форумында ясаган чыгышында шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Алга таба да Африкадагы дусларыбызга югары гына түгел, бәлки гомуми һәм урта һөнәри белем бирүне үстерергә, мәктәпләр һәм училищелар өчен укытучылар, остазлар, техник кадрлар әзерләргә ярдәм итәчәкбез” – дигән дәүләт башлагы.

Путин әйтүенчә, Россия вузларында Африкадан 35 меңгә якын студент белем ала. Бу сан елдан-ел арта. Илебезнең педагогик вузлары Африка илләреннән студентларны күбрәк санда кабул итәргә җыена. Дәүләт башлыгы шулай ук Африка дәүләтләрендә рус теле өйрәтелә торган мәктәпләр булдырырга тәкъдим иткән.


Фикер өстәү