27 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) хезмәткәрләре көне

Дата 2010 елның 27 июлендә «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында»гы Федераль закон үз көченә керүгә бәйле рәвештә сайлана. Илдә мондый структураны булдыру идеясе 2000 нче елларда ук барлыкка килә, ә «Минем документлар» дип аталган беренче үзәк Мәскәүдә 2011 елның августында ачыла.

Гражданнар һәм хакимият органнары арасында арадашчы буларак, Күпфункцияле үзәк Россиядә дәүләт идарәсе системасын камилләштерү өлкәсендә иң уңышлы  проектларның берсе булды. Ул кешеләр тормышы өчен мөһим документларны алу процедурасын сизелерлек гадиләштерә алды.

 Инсулин

1921 елда Канада физиологы Фредерик Грант Бантинг ашказаны асты бизе эшләп чыгара торган инсулин гормонын чиста рәвештә алу турында хәбәр итә.

Бу препарат диабетны һәм башка авыруларны дәвалау өчен төп чара була, ә ачышның авторы 1923 елда физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.

Инсулинга патент Торонт университетына бер долларга сатыла һәм тиздән сәнәгать масштабларында инсулин җитештерү башлана. Шикәр диабеты фаталь авыру булудан туктый. Инсулинны ачу ХХ гасырның бөек казанышы дип таныла.

 Дус булып яшик!

1992 елның 27 июлендә «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар ассамблеясе»ның уставы кабул ителә. 1999 елда республика хөкүмәте Казан үзәгендә Татарстан халыклары дуслыгы йортын (Дом дружбы народов Татарстана) төзү өчен аерым бина билгели.

Гамбургерның туган көне

Беренче гамбургерны 1900 елның 27 июлендә Нью-Хейвен шәһәрендә америкалы Луи Лессинг уйлап таба һәм сата. Ул көнне бер клиент аңа фаст-фудка заказ бирә. Луиның ул вакытта стейклары бетеп киткән була. Ул югалып калмый: калган иттән котлет ясый һәм аны ике кисәк тост уртасына куя. Бутерброд клиентка ошый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү