Татарстанда М-7 юлын салучылар борынгы зиратка тап булган

Актаныш районында М-7 юлын салучылар борынгы зиратка тап булган. Бу хакта “Татарстан-24” республиканың телеграм-каналларындагы мәгълүматларга таянып яза. Социаль челтәрләрдә каберләрнең фото һәм видеолары урнаштырылган.

Зиратның Байсар авылы тирәсендә табылуы мәгълүм. Шунда ук бик борынгы корал белән җирләнүчеләрнең каберләрен дә тапканнар.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә. Казанда яшәүче Наҗия Рожкова Арча кыры зиратында кайнанасы белән кайнатасы кабере урынында ниндидер кешенең җирләнүен күреп шаккаткан. Аның әйтүенчә, ул кыш узгач туганнарының каберләрен күрергә килгән булган.


Фикер өстәү