14 ноябрь көне ниләр белән хәтердә калды?

Бөтендөнья диабетка каршы көрәшү көне

Бөтендөнья диабетка каршы көрәшү көне 1991 елда Халыкара диабет
федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан
кертелә. 2007 елдан Бөтендөнья диабетка каршы көрәшү көне БМО канаты
астында үткәрелә. 1891 елның 14 ноябрендә, инсулинны уйлап табып,
беренче тапкыр диабет белән авыручыны үлемнән коткарып калган Фредерик
Бантинг туа. Аңа кадәр шикәр диабеты белән авыручының дәваланырга да,
яшәргә дә өмете булмый. Шикәр чирен әле бүген дә дәвалый алмыйлар,
әмма инсулин ярдәмендә аны контрольдә тотарга була.
Төрле бәяләүләр буенча, бүген диабет белән планетада 230дан алып
347 миллионга кадәр кеше интегә (җир шарында яшәүче өлкән яшьтәге
халыкның 6%ы чамасы). Россиядә шикәр диабеты федераль регистрында
әлеге авырудан авыручы 4 миллионнан артык кеше теркәлгән.

Халыкара логопед көне

Бу көн 2004 елда гамәлгә кертелә. Елдан-ел сөйләм ягыннан
проблемалы һәм дефектлары булган пациентлар саны артуына карамастан,
әлегә бу көн белгечләр берлегендә генә бәйрәм ителә.

86 ел элек (1936) Үзәк һава торышы бюросы базасында Үзәк һава
торышы институты (хәзер — Россия Гидрометүзәге) төзелгән
Гидрометүзәк – Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү
буенча федераль хезмәтнең әйдәүче фәнни-тикшеренү учреждениесе.
Аның төп бурычлары арасында – атмосфера-океан-коры җир глобаль
системасының үсеше, үзгәрүе турында яңа белемнәр туплау, халыкны, дәүләт
һәм хуҗалык структураларын гидрометеорологик мәгълүматлар белән
оператив тәэмин итү, стихияле бәла-казаларга китерә торган һава
торышының тискәре күренешләре турында кисәтү. Россиядәге
Гидрометүзәктә 400 гә якын кеше эшли.

87 ел элек (1935) Кремльдә стахановчыларның беренче Бөтенсоюз
киңәшмәсе ачыла

Бу хәрәкәтнең җитәкчесе Донбасс шахтеры Алексей Стаханов була, ул
1935 елның 31 августында бер сменада (5 сәгать 45 минут) норманы 14
тапкырга узып, 102 тонна күмер чыгара.
Шул ук ел ахырына һәр предприятие һәм колхозда үз стахановчылары
барлыкка килә. Машина төзелешендә әлеге хәрәкәткә нигез салучы
Александр Бусыгин була. Аның бригадасы 675 данә нормасын узып, башта –
966, ә соңрак 1001 данә вал коя. 1935 елның сентябрендә Билал Ихласов көн
нормасын 485%ка үтәп, руда чыгаруның Бөтенсоюз рекордын куя. Авыл
хуҗалыгында хәрәкәт активистлары СССРда беренче хатын-кызлар трактор
бригадасын оештыручы Прасковья Ангелина, комбайнчы Константин Борин
һәм звено җитәкчесе Мария Демченко була.

Стаханов хәрәкәтенә алмашка 1950нче елларда хезмәткә коммунистик
мөнәсәбәт хәрәкәте килә. Эшче-стахановчылар коммунистик хезмәт
ударниклары һәм коллективлары белән алмашына.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү