Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көне
Бәйрәм 1997 елда кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) башлангычында гамәлгә куела.
1916 елда Россиядә беренче дәүләт тыюлыгы – Баргуз оештырыла һәм, еллар үтү белән, тыюлык халыкара танылу ала: 1986 елда ЮНЕСКО карары белән ул биосфера тыюлыгы дәрәҗәсе ала һәм биосфера резерватлары челтәренә кертелә.
Хәзерге көндә илдә 40,7 млн гектар мәйданда аеруча сакланыла торган табигый территория – 101 дәүләт табигый тыюлыгы һәм 40 милли парк бар. Ә Татарстан биләгән гомуми мәйданның 2 проценты – 135,2 мең гектар табигый территория шундый ук дәрәҗәдә аеруча сакланыла.
Халыкара «Рәхмәт» көне
«Рәхмәт» дигән сүз беренче тапкыр XVI гасыр ахырында басылган француз сүзлегендә барлыкка килә дип санала. Рус сүзе шул ук вакытта барлыкка килә. Ул рәхмәт белдерүче «Спаси Бог» фразасыннан килеп чыга.
Галимнәр фикеренчә, рәхмәт сүзләре тылсымлы сыйфатларга ия. Алар ярдәмендә кешеләр бер-берсенә шатлык бүләк итә, шулай ук игътибар күрсәтә һәм уңай хис-кичерешләр тапшыра.
29 ел элек (1994) Россия Дәүләт Думасы һәм Федерация Советының беренче утырышлары уза
1993 елда Россия Президенты Борис Ельцин указы белән Югары Совет һәм Халык депутатлары съезды таркала. Шул ук документ белән 1993 елның 12 декабренә Дәүләт Думасына һәм Федерация Советына сайлаулар билгеләнә.
Федерация Советының беренче чакырылышы сайлау нигезендә формалаштырыла. 175 депутат сайлана (һәр субъекттан икешәр вәкил). Федерация Советының беренче рәисе Владимир Шумейко була.
101 ел элек (1922) диабеттан дәвалануда беренче тапкыр инсулин кулланыла
1921 елның җәендә Бантинг яңа «айлетин» препаратын уйлап табу турында хәбәр итә. 1922 елның 11 гыйнварында этләрдә уңышлы сынаулардан соң, тарихта беренче инсулинның инъекциясе диабет белән авыручы 14 яшьлек Леонард Томпсонга ясала. Инъекция бик уңышлы булып чыга.
1923 елда Фредерик Грант Бантинг ачыш өчен физиология һәм медицина буенча Нобель премиясен ала.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat