3 март тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара язучылар көне

Әлеге бәйрәмне гамәлгә кую турында карар 1986 елда «International PEN Club»ның 48нче Конгрессында кабул ителә.

1921 елда Лондонда авыр сәяси һәм матди хәлдә калган язучыларга ярдәм итү өчен PEN клубы оеша. Оешмага кергән әгъзалар алдында үз илләрендә мәгълүмат алмашу иреген булдыру, һәртөрле сүз иреген кысуларга, ялган мәгълүмат таратуларга, гадел булмаган цензурага каршы кәрәшү таләпләре куела. Рус ПЕН-клубына 1989 елда нигез салына һәм анда инде 250 дән артык әгъза исәпләнә. Клубның үзәге Мәскәүдә урнаша, Санкт-Петербург, Владивосток, Красноярск шәһәрләрендә бүлекләр эшли.

Татар ПЕН клубын оештыру карары 1996 елда Мексикада Бөтендөнья язучылар конгрессында кабул ителә. Әлеге клуб 140 илнең каләм тибрәтүчеләре белән элемтәдә тора һәм татар әдәбиятын инглиз теленә тәрҗемә итеп, дөнья буйлап тарата. Аның составында 30 кеше – язучылар, журналистлар, галимнәр бар. Татар PEN-үзәгенең президенты – Разил Вәлиев (беренче президенты – Туфан Миңнуллин), башкаручы директоры – Әхәт Мушинский.

 Бөтендөнья кыргый табигать көне

Дата 1973 елның 3нче мартында Вашингтонда 80 ил вәкилләре тарафыннан  СИТЕС Конвенциясе кабул ителү уңаеннан билгеләп үтелә.

Бәйрәмнең төп максаты – кыргый флора һәм фаунаның күптөрлелеге һәм матурлыгы турында, шулай ук аларга сакчыл мөнәсәбәт һәм браконьерлыкка каршы көрәшне көчәйтүнең зарурлыгы турында искә төшерү.

Саклана торган исемлеккә Татарстан Республикасында үсемлекләрнең 595 төре һәм хайваннарның 214 төре кертелә. Флора һәм фаунаның югалу куркынычы яный торган төрләре республиканың 154 табигый объектында бар.

Халыкара колак һәм ишетү сәламәтлеген саклау көне

2007 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ишетү сәләтен югалтмау һәм тернәкләндерү буенча I халыкара конференция оештыра.

Бөтен дөньяда ишетү сәләте бозылган кешеләр саны 360 миллионнан артык исәпләнә, шуларның 30 миллионнан артыгы – балалар. Безнең илдә ишетү сәләте бозылган 20 миллионга якын кеше яши, алар арасында – 1 миллионнан артык бала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү