«Халыкны эвакуацияли калсалар, кирәк булачак»: мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапканнар

Уяу булыгыз! Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә халыкны шулай кисәтәләр. Ник дигәндә, соңгы арада мошенниклар, үзләрен шушы министрлык вәкилләре дип таныштырып, янгын турында хәбәр итүче җиһазлар урнаштырырга тәкъдим итә башлаган. Алар бу алымны республикада гына түгел, ил күләмендә актив рәвештә куллана икән.

Мошенниклар халыкны төп башына утыртуның яңа алымнарын табып кына тора. Кырын эшкә тотынганда аларның үзләрен полиция, банк, прокуратура хезмәткәре дип таныштыруларына ияләшеп беттек инде. Соңгы арада исә алар «коткаручы»лар исеменнән эш итә башлаган.

Үзен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре дип таныштырган мошенник, өйдән-өйгә йөреп, хуҗаларны янгын турында хәбәр итүче җиһаз урнаштырырга үгетли икән. Бу җиһазның ни-нәрсә икәнен, янгын кебек афәттән ни дәрәҗәдә нәтиҗәле саклавы турында ишетеп-белеп торабыз. Шуңа күрә махсус ведомство «вәкиле»нең бу җиһазны урнаштырырга тәкъдим итүе беренче карашка бернинди шик тә уятмаска мөмкин. Әмма белгечләр бу урында сак булырга чакыра. «Безнең белгечләр беркайчан да өйдән-өйгә кереп, ниндидер җиһаз сатып йөрми, андый түләүле хезмәтләр күрсәтми», – диелә министрлык хәбәрендә.

Сезнең каршыда мошенник басып торганын аңлау өчен, ул тәкъдим иткән җиһазның бәясенә дә игътибар итәргә кирәк, ди алар. Ник дигәндә, кырыгалдарлар 500 сумлык шушы җиһазны, ун тапкыр арттырып, 5 мең сумга тәкъдим итә. Юкса, теләге булган кеше бу җиһазны үзе дә сатып алып куя ала. Бүген күп кенә кибетләрдә, шул исәптән интернет-кибетләрдә дә сатыла. Рәсми саннарга караганда, узган ел әлеге җиһаз ил күләмендә 1175 кешене янгыннан саклап калган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, якын арада Россиядә коткаручылар исеменнән алдауның тагын бер ысулы таралырга мөмкин, дип кисәтәләр. Калининградта шундый беренче очрак теркәлгән инде. Биредә яшәүче 50 яшьлек ир-атка үзен шушы ведомство хезмәткәре дип таныштырган бер хатын-кыз шалтыраткан. «Халыкны эвакуацияли калсалар, кирәк булачак», – дигән сылтау белән аннан милке, аерым алганда, машинасы турында мәгълүмат сораган. Ир-ат үз исемендә бер нинди машина да исәпләнмәвен әйтүгә,  «белгеч» тизрәк саубуллашу ягын карый. Җилнең кайсы яктан исүен чамалап алган ир-ат бу хакта шундук полициягә хәбәр иткән.

«Мондый рухтагы шалтыратулар илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә дә килеп ирешергә мөмкин. Мондый шикле затларга үзегез турында шәхси мәгълүматны әйтмәгез. Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шалтырату яки электрон почтага хат юллау ысулы белән кеше турында шәхси мәгълүмат җыю белән шөгыльләнми», – диелә министрлык хәбәрендә.

 

 


Фикер өстәү