Тукталышта да сагалый. Мошенниклар халыкны алдауның яңа ысулын уйлап тапкан

QR-код аша кер дә социаль түләүгә ия бул! Соңгы арада мошенниклар халыкны төп башына утыртуның яңа ысулын уйлап тапкан. Җәмәгать урыннарына шундый эчтәлектәге игъланнар урнаштыра башлаган алар. Мондый ялган игъланнар күбрәк транспортта, тукталышларда, подъезд төбе, машина кую урыннарында очрый, дип кисәтә белгечләр.

Белдерүдә күрсәтелгән QR-кодка бассаң, белгечләр, бушлай консультация уздырып, сиңа тиешле социаль түләүне рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк, имеш. Кырыгалдарлар балалы гаиләләргә, студентларга – кыскасы, кемгә социаль ярдәм кирәк, шуларга пособие рәсмиләштерергә «булышмакчы». Россия Үзәк банкы рәисе урынбасары Герман Зубарев сүзләренә караганда, мошенниклар бу очракта шактый оста эшли.

– QR-код рәсеменә баскач, кеше автомат рәвештә барыбызга билгеле мессенджердагы махсус чатка килеп эләгә. Соңгы арада мондый бот-чатлар аеруча популяр бит. Шуңа күрә кеше үзен ведомствоның рәсми чатына килеп эләккән кебек хис итә. Алга таба биредәге робот-белгеч, сорау арты сорау биреп, аннан барлык кирәкле мәгълүматны җыеп ала. Хәтта кешенең банк картасына да юл ачыла. Шул рәвешле ул бар булган акчасыннан колак кагарга мөмкин, – дип кисәтә Герман Зубарев.

Хокук сакчылары да мондый шикле игъланнарны урап узарга киңәш итә. «Кеше күп йөри торган урыннардагы юк-бар язуларга бигрәк тә шикләнеп карарга кирәк. Рәсми оешмалар беркайчан да мондый алымнар белән эш итмәячәк», – ди белгечләр.

Мошенникларның алдау алымнары исә гел үзгәреп тора. Хәтерләсәгез, әле күптән түгел генә алар: «Мобилизациянең яңа дулкыны булачак. Якыныңның анда эләгәчәк ир-егетләр исемлегендә бармы-юкмы икәнлеген тиз арада ачыкларга ярдәм итәм», – ише игъланнар белән халык арасында коткы тараткан иде. Юрист Илнур Галимуллин сүзләренә караганда, соңгы арада кырыгалдарлар телефон аша алдауның да икенче бер юлын тапкан. Алар, өч-дүрт көн аерма белән даими рәвештә шалтыратып, иң элек кешенең ышанычын яуларга тырыша икән.

– Беренче шалтыратуында алар, гадәттә, кеше турында шәхси мәгълүмат тупларга тырыша. Икенче шалтыратканда, үзен банк хезмәткәре дип таныштырып: «Сезнең картадан әле генә фәлән сум акча салдырдылар. Моны сез эшләдегезме, әллә башка кешеме?» – дип сорап, «юк» дигән җавап ишеткәч, җайлап кына трубкасын куя. Өченче тапкыр шул ук банкның саклык хезмәткәре буларак шалтыратып, соңгы арада мошенниклар активлашты, сак булыгыз, дип кисәтергә мөмкин. Өч тапкыр кешенең башын әйләндерә торгач, дүртенче шалтыратканда инде ул аны һичшиксез төп башына утыртачак. Шуңа күрә бер-бер артлы мондый шалтыратулар килә башласа, иң элек моның нинди хәл икәнен банкның үзеннән шалтыратып белешегез, – дип киңәш итә белгеч.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: vyksavkurse.ru 


Фикер өстәү