Куркырга кирәкми
Кечкенә авылларда ишле гаиләләрне табу тансыкка әйләнде. Ситдыйковларның тугыз бала үстерүен ишетүгә, аларның йортына киттек. Капкалары бикле иде, әмма бераз вакыт үткәч, ишек ачучысы табылды үзе. Әле ярый аларга туган тиешле хәзрәтне үзебез белән иярткән идек. Кире борылып китәргә туры килмәде. Иң мөһиме: гаиләнең бергә җыелган чагын туры китердек. Дөрес, ике балалары бакчада иде. Иң шаккатырганы – шушы ике бала өчен авылда бакчаны япмыйлар. Олы уллары Айнурга – 25 яшь. Өч ел СВОда катнашкан ул. Төпчекләренә әле ике яшь тә юк. Балалар арасында инде эшкә урнашканнары да, студент булганнары да бар.
Алсу – Түбән Әлки кызы. 11 нче сыйныфта укыганда ук Илсурга кияүгә чыккан. Аның тормышында бары бер генә һөнәр – әни булу!
– Кияүгә чыкканыма бер дә үкенмим. 26 ел тату гына яшибез. Илсур мине урлап алып китте. Әни ачуланды инде. Әмма ирем бик тиз аның яраткан киявенә әйләнде. Ул миннән алты яшькә зуррак. Мәктәпне тәмамлагач, укуымны дәвам иттерергә насыйп булмады. Теләкләрне читкә куеп торырга туры килде. Улымны 17 яшьтә таптым, – ди 43 яшьлек Алсу, яшь чагын искә төшереп.
Берсе артыннан икенчесен алып кайта тора Алсу. Әмма бишенчегә җиткәч, җитәр, туктап торыйкмы әллә, үстерү җиңел булмас бит, дип әйтеп куя иренә. Бу вакытта Илсуры: «Нәрсә, тормышны үзең генә тартып барасыңмы әллә? Янәшәңдә мин бар бит», – дип, шикләрен кире куа. Шуннан соң тагын дүрт сабый дөньяга килә.
«Куркырга кирәкми. Күбрәк булган саен, Аллаһ җаен бирә ул», – ди Алсу. Аның сүзен Илсуры түгәрәкли: «Бала күп булу – үзе бер дөнья бит ул. Өйгә кәефсез килеш кайтып кергәндә дә, балаларны кочуга, икенче кешегә әйләнәсең. Сыртыңа менеп утырып уйныйлар. Алар белән көләсең, шаярасың. Картаерга ирек бирмиләр. Балаларны нәселебез калсын, туган җанлы булсыннар, дип үстерәбез».
Тугыз баланың җидесе – егетләр. Ашату, киендерү мәсьәләсе белән дә кызыксындык. Хуҗабикә өйдә генә булгач, ризыкны төрләндереп тора. Ашны 7 литрлы кәстрүлдә пешерә. Бу инде – бер утыруда бетә дигән сүз. Ипине күп ашамыйлар, көнгә икәү дә җитә. Аның каравы камыр ризыкларын 12 шәр таба әзерләргә туры килә. Коймак, өчпочмак – яраткан сыйлары. Киемне берсенекен икенчесенә кидертмиләр. Балалар үзләре дә: «Бу бит абыйныкы», – диләр икән. Үзләреннән калган киемнәрне мохтаҗларга илтәләр.
«Үзең тапканны үзең багасың»
Күпбалалы гаиләләр арасында дәүләттән ярдәм өмет итүчеләре дә юк түгел. Бу яктан Ситдыйковларның карашлары бөтенләй башка булып чыкты.
– Үзең тапкансың икән, үзең үстерергә тиеш. Минем «Ана даны» медалем дә юк, хөкүмәттән өй, автобус сорап йөргәнем дә булмады. Дәүләт карарга тиеш, дигән әйбер юк бездә. Дөрес, пособиесен биреп торалар. Бер балага 15 мең сумнан артык чыга. Алты балага 93 мең сум җыела. Акча балаларның үзләренә җитә. Үзебез дә тик ятмыйбыз. Сыерны әлегә бетердек. Әмма ел саен күп итеп каз-үрдәген, тавык-чебешен асрыйбыз. Ирем ыслый, мин сатам, – ди хуҗабикә.
Замана баласының башкалардан калышасы килми. Алар, тегесен-монысын ал, дип аптыратырга да күп сорамый.
– Башкаларның мопед, скутерларда чапканын, олы юлда бер-берсе белән узышканнарын күрәләр. Мин аларга, сезгә велосипед алып бирә алам, әмма калганына каршы, артык балабыз юк, дим. Сез миңа исән-сау, озын гомерле килеш кирәк, дип аңлатам, – ди Алсу.
Сүзгә Илсур кушыла:
– Заман үзгәрә бара. Адәм баласыннан гына да тормый. Һаман алга китеш. Без үскәндә, телефоннар юк иде. Күбрәк урамда уйный идек. Бала-чага хәзер урамны яратып бетерми. Телефоннан кызык эзлиләр. Әмма шулай да, сәпидтә йөрегез, уйнагыз, дип чыгарабыз, – ди ул. – Бергәләп туп та тибәбез, бакча да тырмалыйбыз, бәрәңге дә утыртабыз, чишмәгә суга барабыз. Берсе утын ярырга чыкса, башкалар ташырга чыга. Табигатькә чыгып, ял итә дә беләбез. Әти-әни иң беренче чиратта үзе үрнәк булырга тырыша. Шул вакытта гына син балаңны үзеңнең артыңнан ияртә аласың.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез