Газетага язылу

Күлмәгең матур икән: «КазанФорум» кысаларында дизайнерлар әдәпле мода тәкъдим итте

Казандагы «Пирамида» күңел ачу үзәгенең фойесы дизайнерлар, XVII «Россия-Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кунаклары, журналистлар, мода белән кызыксынучы тамашачылар шау-шуыннан гөрләп торды. Кемнәрдер интервью бирә, икенчеләре фикер алыша, һөнәрчеләр үз товарлары белән таныштыра.

Күлмәгең матур икән: «КазанФорум» кысаларында дизайнерлар әдәпле мода тәкъдим итте

Екатерина Давыдова «Русские в моде» бренды яулыкларын тәкъдим итәргә Екатеринбургтан килгән. Алар һәр төбәкнең мәдәни кодын чагылдыручы яулыклар җитештергәннәр. Коллекцияләрендә шундый 58 төрле яулык булдырылган. Арада Казанга багышланганы да бар. «Төрле илләрдән форумга җыелган делегатларны үзебезнең продукция белән таныштырырга, Россиянең мәдәниятен күрсәтергә телибез. Истәлеккә үз илләренә дә алып кайтып китәргә менә дигән бүләк», – ди Екатерина.

Фойедан халык залга күчә. Биредә Малайзия, Индонезия, Марокко, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Пакыстан һәм Россия дизайнерлары үз коллекцияләрен тәкъдим итте. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина: «Быелгы чара узган елгыларыннан үзенчәлеклерәк. Гадәттә, мода күрсәтүдә Россиядән бер дизайнер катнаша иде. Быел алар өчәү – Казаннан (Мәдинә Сабирҗан), Чиләбедән (Диана Җәлилова) һәм Уфадан (Эльмира Имәнгулова). Шунысы куанычлы: әлеге тармакта да үсешләребез бар һәм дизайнерларыбызның хезмәтләрен дөнья күләмендә башкаларга да күрсәтергә оят түгел. Алар бүген бик кызыклы коллекцияләрен тәкъдим итәләр», – дип белдерде.   

Дизайнерлар ислам кануннарына туры килгән, хатын-кызның буй-сынына сылашып тормаган иркен киемнәрне тәкъдим итә. Ләкин алар зәвыклы һәм заманча итеп тегелгән, милли төсмерләр дә салынган. Марокко, Индонезия дизайнерлары күбрәк җете кызыл, шәмәхә, яшел төсләрдәге тукымаларны кулланган. Төркмәнстан тәкъдим иткән киемнәр миллилеге, җем-җем итеп торган асылташлары белән аерылып торды. Казан һәм Чиләбе дизайнерлары да хатын-кызларга подиумда гына түгел, көндәлек тормышта да зәвык белән киенеп йөрерлек үрнәкләр күрсәтте. Татар кызлары игътибарга алырлык әзер вариантлар булуы сөендерә.

Казаннан Мәдинә Сабирҗан халыкара чарада быел беренче тапкыр катнаша. Әлеге мөләем ханым күпләргә тәҗрибәле эшмәкәр, «Казан күчтәнәче» бренды хуҗабикәсе буларак таныш. Дизайнерлыкка ул күптән түгел алынган һәм юкка гына түгел. Мәдинә хатын-кыз зәвык белән киенергә, табигыйлеге белән аерылып торырга тиеш дип саный. «Бүген мин тәкъдим иткән коллекция хатын-кызның ябык киемнәр кисә дә ни дәрәҗәдә назлы, гүзәл була алуын күрсәтә. Киемебездә милли мирасыбыз, үзебезгә хас үзенчәлегебез чагылырга тиеш. Кигән киемең синең кем булуыңны, тамырларың кайдан икәнлеген искә төшереп торсын. Мәдәни мирасыбызны саклауны яшьләргә дә күчерәсе иде. Ул модада булырга тиеш. Хәзер кешеләр бер-берсенә охшарга тырыша, үзләренә хас үзенчәлекне, табигыйлекне югалталар. Мода өлкәсенә килүем дә күңел сыкраудан. Яшь кызларыбыз иреннәрен кабарта, тырнак үстерәләр. Нәтиҗәдә, алар табигый матурлыгын күрми. Бу бик кызганыч. Мин дизайнер буларак, хатын-кызларыбызга әнә шул матурлыкларын аңларга ярдәм итәргә телим», – ди Мәдинә Сабирҗан.

Уфадан Эльмира Имәнгулова ир-егетләр коллекциясен тәкъдим итте. Татар һәм башкорт милли орнаментлары төшерелгән костюмнарны гадәти тормышта көчле затлар бәлки кимәс тә. Ә менә артистлар өчен кызыклы үрнәкләр бар.

Форум кысаларында узган «Modest Fashion Day» әдәплелек модасын күрсәтү – зур тәҗрибә мәйданы. Аны төрле илләрдән җыелган журналистлар да күзәтте. Бу көннәрдә Казанда 900 ләп массакүләм мәгълүмат чарасы хезмәткәрләре эшли.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре