Газетага язылу
  • Фото: М. Ягъфәрова фотосы

«Өмет» волонтерлары җылылык бүләк итәләр

Әгерҗе районы Кичкетаң авылының 22 кешедән торган «Өмет» берләшмәсе волонтерлары мәдәният йортында 3,5 ел инде махсус хәрби операция зонасындагы якташларга һәр яклап ярдәм күрсәтәләр. Бу эштә алар авыл халкының, мәктәп коллективының, укучылар һәм аларның әти-әниләренең, мәчет әһелләренең дә булышлыгын тоялар.

«Өмет» волонтерлары җылылык бүләк итәләр

ОЕКБАШ БӘЙЛӘҮДӘН БАШЛЫЙЛАР

2022 елда илдә өлешчә мобилизация игълан ителеп, якташларыбыз махсус хәрби операция зонасында ил иминлеге сагына басканнан соң кичкетаңлылар да, башка бик күп райондашларыбыз кебек үк, ярдәм итү теләге белән яна башлыйлар. Мәдәният йортына җыелып киңәшләшкәннән соң йон эрләп оекбаш-бияләйләр бәйлиләр. Авыл кешесе дә йон белән ярдәм итә, клубка чыга алмаганнар җылы оекбашларны өйләрендә бәйләп алып киләләр. Шулай итеп, 150 пар оекбаш, шуның кадәр үк бияләй хәрбиләргә озатыла.

Шул вакыттан ук авылдашлары Гөлсияр Йосыпова эчке киемнәр, бияләйләр тегә, Резидә Гыйззәтуллина әле дә оекбашлар бәйли. Күптән түгел генә 18 пар оекбаш бәйләп китергән.

Моның белән генә чикләнмиләр авыл апалары. Электр плитәләре алып килеп, клубта төш пешереп чәкчәк катыралар.

– Чәкчәк – хәрбиләргә туган яктан барган иң тәмле һәм затлы ризык ул, – диләр.

АВЫЛ ХАЛКЫ БЕЛӘН БЕРГӘЛӘП

Бу эшләргә маскировка челтәрләре үрү, шәмнәр, олтырак ясау, токмач басу, үлән чәйләре киптерү кебекләре дә өстәлә.

– Социаль челтәрдәге «Минем авыл» төркеменә, хәрбиләргә ярдәм итик, дип игълан куюга, авылдашлар бердәм булып йә әйберләтә, йә акчалата булышлык күрсәтәләр. Шул акчага нәрсәләр алынган, ниләр эшләнгәненә исәп-хисап ясыйбыз, – ди Әлфинә Төхбәтова.

Волонтерлар үргән маскировка челтәрләре дә берничә йөз булган инде. 3х6 үлчәмле итеп эшлиләр аларны.

– Берничә кеше кисеп тора, калганнар үрә. Өч көнгә ике челтәр үрәбез, – ди ветеран педагог Гүзәлия Хөсәенова.

Узган ел челтәр үрү ике сменада оештырылган. Бу эшкә укучыларны да җәлеп иткәннәр.

Җәй буе җыйган үләннәр, киптергән алма, гөлҗимешләрдән чәйләр дә ясыйлар. 2500 капны якташларга озатканнар инде.

– Бу чәйне эчеп туеп булмый. Мәтрүшкә, карлыган, кура җиләге, кырлыган (иван-чай) һәм башка унга якын үлән кушып ясалган чәйләр хәрбиләргә шифа булсын, – ди Гөлфия апа Гыйззәтуллина.

– Китапханәче Эльмира Җиһангәрәева тәкъдиме белән узган ел 400 пар олтырак әзерләдек. Ул фольгалы изолоннан ясала, суык үткәрми. Аны ясар өчен тузган пәлтә-туннарны да бик күп файдаландык, – ди Раушания Яппарова.

Соңгы айларда гына биш йөз данә шәм дә ясаганнар. Токмач басу буенча өмә дә оештыралар. Токмачларны киптереп контейнерларга тутырып куялар.

Әнә шулай, һәр көннәрен изге һәм файдалы эшкә багышлыйлар кичкетаңлылар.

– Җиңүне якынайтуда, хәрбиләребезгә теләктәшлек күрсәтүдә беркем дә читтә калмый дисәк тә була. Әйтик, авылдашларыбыз Равил Миннәхмәтов һәм Рәсилә Әхмәтгәрәева ай саен зур суммада акча күчерәләр, – ди Әлфинә ханым. – Һәм мондый олы йөрәкле, мәрхәмәтле авылдашларыбыз күп һәм без аларның һәрберсенә рәхмәтле.

Волонтерларның күбесе мәчеткә дә йөриләр.

– Хәрби егетләребезнең исән-сау кайтуларын, булышлык күрсәтүчеләрнең һәммәсенә сәламәтлек теләп догалар кылабыз, – ди Гөлзар абыстай Гатина.

Кирәк-яракларны алып кайтырга, гуманитар ярдәмне Әгерҗегә алып баруда ярдәм күрсәтүче Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Илназ Җиһангәрәев һәм Фәнис Нуримановка да рәхмәтле алар.

– Әнә шулай, уртак көч белән зур эшләр башкарабыз. Иң мөһиме, без әзерләгән әйберләр хәрбиләребезгә җылылык бүләк итсен, җиңүгә ышаныч тудырсын, – диләр Кичкетаң волонтерлары.

Кичкетаңның «Өмет» берләшмәсе волонтерлары Рәфинә Сәйфуллина, Дилүсә Сафиуллина, Ләрисә Фәссаева – токмач басу осталары.

Миләүшә Ягъфәрова

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре