Газетага язылу
  • Фото: ТР Дәүләт Советы

Марат Әхмәтов: «КазанФорум» – халыкара хезмәттәшлекнең уникаль мәйданчыгы»

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Россия һәм Ислам дөньясы илләренең Халыкара хезмәттәшлек күргәзмәсен карады. Күргәзмә «Россия-Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында уза, биредә инвестиция һәм инфраструктура проектлары, ислам финанслары, кече, урта һәм эре бизнесның сәнәгать продукциясе тәкъдим ителгән.

Марат Әхмәтов: «КазанФорум» – халыкара хезмәттәшлекнең уникаль мәйданчыгы»

«КазанФорум», һичшиксез,  – халыкара хезмәттәшлекнең уникаль мәйданчыгы. Оештыручылар елдан-ел тәҗрибә туплый, һәм һәр очрашу конкрет, практик нәтиҗәгә юнәлтелгән, ул алдагы чорга эшне билгели», – дип басым ясады Марат Әхмәтов, журналистлар белән әңгәмәдә форумның өченче көне эшен шәрехләп.  

Марат Әхмәтов бүген үзенең Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстан делегациясе вәкилләре белән очрашуында катнашуы турында сөйләде. «Бик күркәм фикер алышу булды, уртак проектларның нәтиҗәләренә анализ ясалды, киләчәккә бурычлар куелды, – диде ул. – Мондый алым бик мөһим. Илебез язмышы хәл ителә торган агымдагы шартларда бу аеруча зур әһәмияткә ия. Хәзер без үзебезнең чын союздашларыбызның кем икәнен күрәбез. Һәм Ислам дөньясы – монда төп партнерларның берсе. Безнең традицияләребез, мәдәниятебез һәм тарихыбыз якын, шуңа күрә безнең уртак язмышыбыз – бергә булу. Бу контекстта мондый форумнарның әһәмияте, ә Казанфорум инде 17 нче тапкыр уздырыла, бәяләп бетергесез. Аларның нәтиҗәлелеге елдан-ел арта. Безгә алга таба да шул юлдан барырга кирәк, билгеле булганча, без бергә – көч икәнебезне белеп торырга кирәк».

Марат Әхмәтов Казанда БРИКС саммиты, «КазанФорум», июньдә булачак АСЕАН илләре саммиты кебек эре халыкара чараларны уздыруның Татарстан һәм тулаем Россия өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте. «Мондый хезмәттәшлек кысаларында без үсәбез, тәҗрибә туплыйбыз һәм бизнес өчен дә, сәяси, мәдәни һәм гуманитар багланышлар өчен дә дуслар һәм партнерлар эзлибез, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Татарстан өчен бу бик файдалы. Без башкалар артыннан барырга түгел, ә үз тәҗрибәбез белән уртаклашу өчен бер адым алга барырга омтылабыз. Шул ук вакытта без партнерлардан өйрәнергә дә кыенсынмыйбыз, аларның иң яхшы тәҗрибәләрен үзләштерәбез».

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстан – Россия икътисадының үсеш потенциалы гаять зур булган динамикалы үсә торган өлеше.  «Нәкъ менә шуңа күрә без үз алдыбызга амбициоз максат куябыз: 2030 елга тулай төбәк продукты күләмен 10 трлн сумга җиткерү. Халыкара хезмәттәшлекнең нәкъ менә шундый формалары аша, республика яки ил эчендә генә дә чикләнмичә, без бөтен дөнья буенча уңышлы һәм файдалы партнерлар табабыз», – диде Марат Әхмәтов.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре