Элек хоккей дип җенләнгәнне белгәннәр бөтенләй аптырый. Андыйларга, үзем дә аптырыйм шул, дип җавап бирәм. Телевизордан бизгәннән бирле ярышларны караган юк, карамагач, кызыгы, тәме-яме дә онытыла икән.
Ә бар иде бит фанат чаклар! Хоккей гына түгел, спорт белән шөгыльләнмәсәм дә, аның шактый төрләренең фанаты булганмын икән! Иң элек футбол белән «авырдым». Анысына Казанда укыганда фатирда торган элекке авылдашым Фирая апаның улы Азат гаепле. Ул спорт турында берничә төрле газета-журнал алдыра, телевизордан бөтен ярышларны карап бара. 1988 елның июнь аенда минем җәйге сессия (читтән торып укыган чак), Азатның чыгарылыш сыйныф имтиханнары футбол буенча Европа чемпионаты барган көннәргә туры килде. Көне истә калмаган: СССР командасы кайсыдыр ил белән финалга чыгу өчен уйныйсы төн. Иртәгесен икебезнең дә имтихан. Фирая апа, безне имтиханга әзерләнәләр дип белеп, тынычлап, йокларга ятты. Кулларда дәреслек-конспектлар булса да, күзләр дә, күңел дә телевизорда. Бу ярышны карамый калып буламы инде?! Тавышын кысып диярлек карасак та, Фирая апа, ара-тирә уянып, залга чыга: «Әле һаман футбол карыйсызмыни?! Сүндерегез! Иртәгә имтиханнарыгыз икәнне оныттыгызмы әллә?!» – ди... Ярар-ярар, дибез дә, китап-дәфтәрләрне ташлап, экранга текәләбез. Безнекеләр җиңсә, икебез дә имтиханнарны әйбәт бирәчәкбез, диешәбез. Җиңделәр! Без дә әйбәт бирдек... Аның каравы Фирая апа, Азат белән очрашкан саен гомер буе шул төнне искә алдык. Фирая апабыз мәрхүмә, хәзер инде Азат белән искә алып, көлешәбез. Очрашмасак та, футбол турында сүз чыкса, үзеннән-үзе шул чак хәтердә яңара. Үзебезнекеләр уенын гына түгел, башка командалар чыгышын, гомумән, футбол уенын кагыйдәләрен аңлап карарлык фанатка әйләндергән иде Азат. Ул еллардагы данлыклы Руд Гуллит (хәтта 10 номерлы булуына кадәр истә!), Ван Бастен исемнәре, Гуллитның озын чәче, искиткеч тизлеге (уктай атыла иде) бүген дә хәтердә.
Аннан бер чорда көрәш, бокс ярышлары белән мавыгып алдым. Балтачның безнең чор көрәшчеләренең бик данлыклы еллары иде ул. Һәркайсын көрәш алымнары белән, алай гына да түгел, келәмгә чыгу рәвешләре белән үк таный идем. Ә боксны ярату Айрат Хамматовның ил, дөньякүләм ареналарда ирешкән уңышларына бәйле иде бугай.
Шунысы да бар: әлеге мавыгулар барысы да вакытлыча гына, берсе үтә, аны икенчесе алыштыра иде. Арада иң озакка калганы, мөгаен, нәкъ менә хоккей булгандыр. «Ак Барс»ның чемпион булган елларында инде без хоккейны гаилә белән көтеп ала, «үлә-бетә» карый идек. Кайчакта уеннан уймак та чыга яза. Башлангычта укыган елларда улым бик шаян иде, әтисенең «Ак Барс»ның чын фанаты икәнен белә, шуңа да, катыргыга «Салават Юлаев» дип язып, «баннер» күтәрә. Мин аңа теләктәшлек күрсәтеп, бергә «Салават Юлаев» дип такмаклыйбыз... Андый чакта төп «арбитр» – әнигә кушылырга, ике як фантөркемне тынычландырырга туры килә иде. Безнең хоккейны шулай итеп караганны белгән кайбер туганнар аптырый да иде хәтта: «Акчаларын сезгә бирәләрме әллә?!»
Еллар үткәч, бу мавыгуны башта биатлон (ул шулай ук гаилә белән аһ-ваһ килеп карый торган ярышлар иде), аннан чаңгы алыштырды. Алары Шипулин–Фуркад, Большунов–Клебо дуэльләренә бәйле иде булса кирәк. Бу төр спортчыларның – ир-егетләр, хатын-кызлар арасындагы төрле илләр спортчыларының исемнәре шул дәрәҗәдә якын, танышка әйләнде – алар инде «пачти авылдашлар» кебек иде. Дөрес, бу төрләр белән кызыксыну аннан алдарак та булды. Әмма ул чорлардан бары үзебезнекеләр: Вяльбе, Егорова, Резцова, Тихонов, Чепиков... кебек җиңелү белмәс исемнәр генә хәтердә.
Соңгы елларда телевизорны телефоннар алыштыргач, спорт ярышлары ничектер арткы планга күчте. Аның сәбәпләре ул гына да түгел инде... Хоккей ярышларын карамагач, «Ак Барс» уенчыларын да, элекке кебек, исемләп-номерлап белеп булмый башлаган иде. Быелгы ярышларда, үч иткәндәй, ирем күп вакыт юлда кала. Аңа исәпне әйтер, һичьюгы гол кергән моментларны кабатлап күрсәтер өчен дип, челтәрдәге төркемгә язылган идем. Шуны аңладым: хоккейга мәхәббәт һич тә үлмәгән икән! Уен буласы көнне дә, вакытын да онытмаска тырышам, әледән-әле кереп, уен нәтиҗәләрен күзәтәм. Җиңсәләр – сөенәм, андый көнне ирем кайтуга, зур бер яңалык итеп әйтеп, аны да сөендерәм.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез