Казанда танылган эшмәкәр һәм депутат Айрат Хәйруллин исемендәге урам булачак

Казанда 2нче Газ урамына 2020 елның февралендә Лаеш тирәсендә фаҗигале төстә һәлак булган атаклы эшмәкәр, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исеме биреләчәк. Бу хакта “БИЗНЕС Online” шәһәр башкарма комитеты мәгълүматларына таянып яза.

2нче Газ урамы Универсиада проспекты белән KazanMall сәүдә үзәге (якында гына Хәйруллин укыган 82нче мәктәп) арасында урнашкан. Урамның озынлыгы – нибары 210 м. Биредә дүрт торак йорт, “Җәлил” яшьләр-үсмерләр үзәге һәм азык-төлек кибете урнашкан.

Әлегә биредә истәлекле объектлар урнаштыру күздә тотылмый. Бу урамда яшәүчеләргә документларын алыштыру өчен үсмерләр клубында тиешле пункт оештырылачак. Моннан тыш быел Хәйруллин фонды 2нче Газ урамы белән 82нче мәктәп арасындагы скверны төзекләндерергә ниятли.

Исегезгә төшерәбез: урам исемен алыштыру тәкъдиме инде 2020 елда ук мәгълүм булды. Ул чагында Идел буе районында яшәүчеләр Татарстан Президенты һәм Казан мэры исеменә күмәк мөрәҗәгать юллады. Шуннан соң тәкъдим Казанның топонимика буенча комиссиясенә алынды.


Фикер өстәү