Ринат Садыйков Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде

Ринат Садыйков Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул министрның беренче урынбасары иде. Бу хакта Премьер-министр Алексей Песошин белдерде. 

“Чит кеше түгел. Җитәкченең коллективтан сайлап алынуын, эш юнәлеше үзгәрмәвен дөрес дип саныйм. Биредә билгеле бер консерватизмның булуы, шул ук вакытта яңа юнәлешләрнең дә барлыкка килүе мөһим”, – дип билгеләп үткән Песошин.

Аның әйтүенчә, Ринат Садыйков Татарстанда яшьләр сәясәте турында законны, яшь гаиләләргә ярдәм итү программасын тормышка ашыруга һ.б. зур өлеш керткән.

Садыйлов 2008-2018 елларда республика студентларының хезмәт отрядларына җитәкчелек иткән, шуннан соң яшьләр эшләре министры урынбасары, 2021 елда – министрның беренче урынбасары вазыйфасына күтәрелгән.


Фикер өстәү