21 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара Нәүрүз көне

Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме.

Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул «яңа көн» дип тәрҗемә ителә.

2009 елның сентябрендә Нәүруз ЮНЕСКОда кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелә. 2010 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 64нче сессиясе 21 мартны «Халыкара Нәүрүз көне»  дип игълан итә.

 

Бөтендөнья шигърият көне

Бу дата 1999 елда ЮНЕСКО ның 30 нчы Генераль конференциясендә гамәлгә куела. Беренче Бөтендөнья шигърият көне Парижда уза, анда ЮНЕСКО штаб-фатиры урнаша.

 

Раса буенча дискриминациягә каршы халыкара көрәш көне

1966 елда БМО ГенеральАссамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куела.

Дата Көньяк Африка Республикасында1960 нчы елгы вакыйгалар истәлегенә сайлана. Бу көнне Шарпевиль бистәсендә апартеидка каршы тыныч демонстрациягә чыккан кешеләргә полиция ут ача һәм 69 кешене атып үтерә.

 

Бөтендөнья социаль эш  көне

Мартның өченче сишәмбесендә ел саен Бөтендөнья социаль эш көне билгеләп үтелә (World Day of Social Work). Әлеге һөнәри бәйрәмне 1983 елда Халыкара социаль хезмәткәрләр федерациясе социаль юнәлешле эш вәкилләрен берләштерү өчен гамәлгә кертә.

 

Халыкара урман көне

2012 елның 21 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куела. Бу цивилизацияне саклау йөзеннән урманнарның мөһимлеген күрсәтү өчен кирәк була. Урманнар планетаның 31 процентын (38 млн кв км) каплап тора. Ул азык-төлек, ягулык бирә, шулай ук 2 млрд ка якын кешене  керем чыганагы белән тәэмин итә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү