1 декабрь көне тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Павел Нахимов җитәкчелегендәге рус эскадрасының Синоп сугышында төрекләрне  җиңү көне

1995 елның 13 мартында дөнья күргән «Россиянең хәрби дан һәм истәлекле көннәре турында»гы Федераль закон нигезендә билгеләнә.

Синоп сугышы 1853 елның 30 ноябрендә башлана. Нахимов командалыгындагы эскадра Госман паша эскадрасын тар-мар итә. Сугыш барышында дошманның 16 корабленнән 15е су астында кала. 3 меңнән артык Төркия диңгезчесе һәлак була. 200 гә якын кеше, шул исәптән яраланган Госман паша әсирлеккә бирелә.

Бу хәлләрдән соң Төркиянең диңгез көчләре шактый кими, ә рус флоты Кара диңгездә хакимлек итә башлый.

 

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тарафыннан 1988 елда гамәлгә керә.

СПИДның беренче авырулары 1978 елда АКШта ачыкланган. Ләкин кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, бу авыру Җир шарында ярты гасыр элек барлыкка килгән.

Бүген СПИД – глобаль иҗтимагый сәламәтлек саклау өлкәсендә төп проблемаларының берсе. ВОЗ мәгълүматлары буенча, авыру инде 35 миллионнан артык кешенең гомерен алып киткән. Дөньяда 34-39,8 миллионга кадәр ВИЧ-инфекцияле кеше исәпләнә.

Россиядә бу авыруның беренче очраклары 1987 елда теркәлгән. Бүген миллионга якын Россия халкы ВИЧ-инфекция диагнозы белән яши.

 

Бөтенроссия хоккей көне

Бу бәйрәм 2007 елда бөек голкипер, Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк инициативасы белән барлыкка килә.

Хоккей СССРда төп спорт төрләренең берсе иде һәм үзенең статусын бүген дә саклап килә. Безнең хоккейчылар 9 тапкыр – Олимпиада  чемпионы, 27 тапкыр  дөнья чемпионы була.

 

21 ел элек (2001) «Бердәм Россия» сәяси партиясе төзелә

Беренче җиңүне «Бердәм Россия» 2003 елда Дәүләт Думасының IV чакырылыш сайлавында яулый. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ул 450 мандаттан 223ен ала. 18 партия һәм 5 сайлау блогы арасында беренче урынны яулый. Хәзерге вакытта да «Бердәм Россия» алдынгы урыннарны били.

Партиянең төбәк бүлекләре Россиянең барлык субъектларында да эшләп килә. «Бердәм Россия» әгъзалары булып 2 миллионнан артык кеше тора.

 

Антарктида көне

Бу көн 2009 елдан бирле билгеләнеп килә. Аның датасы 1959 елның 1 декабрендә Антарктика турында халыкара килешүне имзалауга багышлана. Килешү материкны бары тик тыныч максатларда гына куллануны күздә тота.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү