17 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара гадел хөкем көне

17 июльдә Халыкара гадел хөкем көне (International Justice Day) билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1998 елда Рим статутын, ягъни Халыкара җинаять суды нигезенә яткан килешүне кабул итү хөрмәтенә гамәлгә кертелә.

2016 елның ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин боерыгы буенча Россия Рим статутында катнашуыннан туктый. РФ Тышкы эшләр министрлыгы күзлегеннән караганда, Халыкара җинаять суды үзенә йөкләнгән өметләрне акламый һәм гадел хөкемнең чыннан да бәйсез, абруйлы органы була алмый.

 

Россиядә Этнограф көне

17 июльдә этнограф көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм этнограф һәм сәяхәтче Н.Н. Миклухо-Маклайның туган көне хөрмәтенә кертелә.

Этнография – халыкларны, этносларны һәм башка этник белемнәрне, аларның килеп чыгышы, составы, бүленеше, мәдәни-көнкүреш үзенчәлекләре, шулай ук аларның матди һәм рухи мәдәниятен өйрәнүче фән.

Татарстан Россиянең күп милләтле төбәкләренең берсе булып тора.  Республика территориясендә 173тән артык милләт вәкилләре яши. Аларның күбесе – татарлар (халыкның гомуми саныннан 53,2%), руслар (39,7%) һәм чувашлар (3,1%).

 

Россия хәрби-диңгез флотының диңгез авиациясенә нигез салу көне

17 июль Россия хәрби-диңгез флотының диңгез авиациясенә нигез салу көне булып исәпләнә.

1916 елның 17 июлендә рус очучылары Балтыйк диңгезе өстендә Беренче бөтендөнья сугышы барышында беренче тапкыр җиңүгә ирешәләр. Дүрт М-9 гидросамолеты һавага күтәрелә һәм 4 немец самолеты белән атыша башлый. Шул җиңүдән Россия диңгез авиациясенең тарихы башлана.

Бөек Ватан сугышы елларында диңгез авиациясе самолетлары, 35 меңнән артык сугышчан очыш ясап, җирдә һәм һавада дошманның 5,5 меңнән артык самолетын юк итәләр.

Диңгез авиациясенең бурычлары – дошманның су асты көймәләрен табу һәм юк итү, су өсте корабльләрен, шулай ук дошманның диңгездәге авиациясен юк итү. Россиянең дүрт флотының – Балтыйк диңгезе, Төньяк, Тын океаннары һәм Кара диңгез флотларының үз авиацияләре бар.

 

Мулла буласың киләме? Имтихан бир!

1888 елның 17 июлендә Россиядә муллаларга кагылышлы яңа закон чыга. Алар рус теленнән имтихан тапшырганнан соң яки рус башлангыч мәктәбендә курслар бетергәннән соң гына мулла постын ала алган. Шушы үзгәрешләрдән соң татарларлар арасында Төркиягә күченү хәрәкәте көчәя.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү