Рөстәм Миңнеханов Конья губернаторына: Безнең хезмәттәшлекне ныгыту теләгебез зур

Конья провинциясе Төркия икътисадында мөһим урын алып тора, илнең авыл хуҗалыгы үзәге дә ул. Безнең хезмәттәшлекне ныгыту теләгебез зур. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Конья провинциясе губернаторы Вахедеттин Үзкан белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенең бай тарихы һәм ныклы нигезе бар. «Узган ел безнең товар әйләнеше, ике тапкыр артып, 1,2 миллиард доллар тәшкил итте. Быел үсеш тенденциясе дәвам итә», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Конья провинциясенең эшлекле элемтәләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Ике төбәктә дә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать үсеш алган. «Безгә элемтәләребезне активлаштырырга кирәк. Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү потенциалы бик зур. Безнең уртак якларыбыз да күп», — диде ул.

Агросәнәгать комплексы өлкәсендәге хезмәттәшлекне Рөстәм Миңнеханов уртак эшнең төп юнәлешләренең берсе дип атады. Моннан тыш, мәдәният, туризм, фән һәм мәгариф өлкәсендәге багланышлар перспективалы.

Вахедеттин Үзкан Рөстәм Миңнехановка Коньяга сәфәре өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең белән очрашу — безнең өчен зур хөрмәт. Без Сезнең Төркия белән хезмәттәшлек белән ничек кызыксынуыгызны беләбез. Татарстан — Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Конья үз чиратында илебезнең агросәнәгать секторы үсеш алган иң зур провинциясе булып тора. Моннан тыш, без сәнәгатьне үстерү өлкәсендә актив эшлибез. Мин Сезнең белән килешәм — безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр бик күп», – диде губернатор.


Фикер өстәү