Рөстәм Миңнеханов Хеврон (Фәләстин) провинциясе губернаторы Джибрин Ильяс Абед Әл-Бакри белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хеврон (Фәләстин) провинциясе губернаторы Джибрин Ильяс Абед Әл-Бакри белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Искә төшерәбез, Джибрин Ильяс Абед Әл-Бакри Татарстанга эш визиты белән килде, ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышында катнашты.

Россия-Фәләстин хезмәттәшлеге кысаларында үзара файдалы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү буенча адымнар турында фикер алышынды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Федерациясе дустанә Россия-Фәләстин мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәсе белән горурлана.  Ул 2020 елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин Фәләстиндә булуын искәртте. Фәләстин Президенты Мәхмүд Аббас белән очрашу барышында икътисад, гуманитар багланышлар өлкәсендә дә хезмәттәшлекне үстерергә әзер булуы турында белдерде. Бу ниятләр 2021 елның ноябрендә Сочида ике лидерның очрашуында да расланды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан үз ягыннан Россия белән Фәләстин арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәргә әзер. Ул билгеләп үткәнчә, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм аларга компонентлар җитештерү, мәгълүмати технологияләр һәм башка югары технологияләр, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать секторы өлкәләрендә элемтәләрне үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәдәният, фән, мәгариф өлкәсендә элемтәләрне үстерү мөһим, дип саный. Фәләстин фильмнары берничә тапкыр Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнаштылар.

Туризм өлкәсендә, шулай ук мөселманнарның дини идарәләре линиясе буенча хезмәттәшлек итү перспективалары бар.

Татарстан Президенты кыскача төбәк икътисады һәм аның сәнәгать потенциалы турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Фәләстин белән товар әйләнеше зур түгел, әмма аны үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Исегезгә төшерәбез, Хеврон провинциясе губернаторы Татарстанга 2019 елның декабрендә килгән иде.

Татарстан башкаласы Казан белән Хеврон провинциясе арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланды.


Фикер өстәү