Рөстәм Миңнеханов Иран провинциясе Гилян Губернаторы белән онлайн-очрашу уздырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гилян провинциясе Губернаторы (Иран Ислам Республикасы) Әсәдулла Аббаси белән онлайн-очрашу уздырды.

Гилян провинциясе Каспий диңгезенең көньяк-көнбатыш яр буенда урнашкан. Административ үзәге – Рәшәт шәһәре. Төбәктә авыл хуҗалыгы, урман сәнәгате, сәнәгать, төзелеш, электр энергиясе, газ, су җитештерү аеруча үсеш алган. Гилянан территориясендә Иранның Каспий диңгезе ярындагы иң зур «Энзели» порты урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Иран белән хезмәттәшлекне югары бәяли. Россия белән Иран арасында төбәкара элемтәләрне үстерүгә ике илнең дә лидерлары ярдәм итә.

«Без Гилян провинциясе белән элемтәләрне үстерү мөмкинлегенә шат. Сезнең тәбәк Каспий диңгезе ярында урнашкан һәм Иранда геоикътисадый яктан отышлы урында тора. Ике якка да файдалы эш юнәлешләрен билгеләргә кирәк, беренче чиратта, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә», — диде ТР Президенты.

Иң перспектив юнәлешләрнең берсе – транспорт маршрутларын үстерү. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорының тулы көченә эшләве мәсьәләсе яңадан актуальләште. Аның кысаларында Татарстан логистик үзәкләрен Кама һәм Идел елгалары буйлап һәм аннан Каспий диңгезе буенча Иран портлары юнәлешендә уза торган чылбырларга урнаштыру мәсьәләләре карала. «Бу киләчәктә Иранга, шулай ук башка илләргә йөкләр ташу буенча яхшы мөмкинлек тудырачак», – дип саный ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Гилян провинциясе Губернаторына АСК өлкәсендә хезмәттәшлекне активрак үстерергә, төрле төрдәге продукцияләр белән үзара тәэмин итүне җайга салырга, сәүдә-сәнәгать палаталары һәм сәнәгать зоналары арасында хезмәттәшлекне ныгытырга тәкъдим итте.

Бу мәсьәләләр турында киләсе атнада ук җентекләбрәк фикер алышып булачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Иранга эш сәфәре планлаштырыла. Шул исәптән делегация Гилянга да барачак.

Рөстәм Миңнеханов быел Казан ИХО яшьләр башкаласы итеп сайланды, дип өстәде. Бу уңайдан 28 – 30 августта Беренче Казан Глобаль яшьләр саммиты узачак. Чарага ИХО илләренең яшьләр эшләре буенча министрларын һәм илчеләрен, күп санлы чит ил һәм Россия кунакларын җыячак. «Без Гилян провинциясеннән килгән кунакларны күрергә шат булачакбыз», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Аббаси әфәндегә.

Гилян провинциясе Губернаторы шулай ук төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен кайбер юнәлешләрне билгеләде. Мәсәлән, Гилянда Каспий диңгезе белән янәшә ирекле икътисадый зона эшли. Әсәдулла Аббаси Татарстан компанияләрен әлеге мәйданчыкта үз проектларын үстерергә чакырды. Гилян провинциясе эшкуарлары, үз чиратында, Татарстан территориясендә балыкчылык хуҗалыкларын ачу белән кызыксыналар. Моннан тыш, Губернатор Казанда Татарстан Республикасы һәм Гилян провинциясе җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсен оештырырга тәкъдим ясады, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү