Татарстанлылар Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга 200 тоннадан артыграк мөһим йөк төяп озаткан

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге делегациясе Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Үзәк хәрби округы хәрбиләре янында булып кайткан.

Делегациягә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелек иткән. Аның составына Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы хакимияте башлыгы Рәмис Сафиуллов, Думаның Татарстаннан сайланган депутаты Руслан Гаджиев һ.б. кергән. Алар республикада яшәүчеләр, шулай ук татарлар диаспоралары исеменнән хәрбиләргә 200 тоннадан артыграк йөк – азык-төлек, су, квадрокоптерлар, беренче чиратта кирәкле әйберләр тапшырган. 17 КамАЗ автомобиленә төялгән мөһим йөк алгы сафларга – Үзәк хәрби округы һәм хәрби-десант гаскәрләре подразделениеләренә озатылган.
Равил Әхмәтшин хәрбиләргә Чистай заводының “Z” һәм “О” символлары сурәтләнгән командир сәгатьләрен бүләк иткән. Ул бүләкләнүче һәркемгә милли баш киеме – түбәтәй кидергән. Бүләкләү Хәрби-һава көчләре көненә багышланган тантана вакытында узган.

Хәрбиләр өчен йөк Алабуга һәм Тәтеш районнары хакимиятләре башлыклары, Мәскәү һәм Татарстан иганәчеләре – Феликс Җамалиев, Илгиз Исламов, Радик Гобәев, Рафаэль Фәизов, Рөстәм Черкесов ярдәмендә тупланган.

Чаллы шәһәре 110 тонна йөк төяп озаткан. Шуның 60 тоннасы – он. Сүз уңаеннан, хәрби хезмәткәрләрнең, Үзәк хәрби округы башкомандующие әмере белән икмәк пешереп, аны азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә өләшүен дә искәртик.


Фикер өстәү