Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ » хезмәткәрләрен яңа йортка күчүләре белән котлады

Чаллыда 170 фатирлы аренда йортына тантаналы күчү булды. Виктор Поляков урамында урнашкан йорт Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. 128 фатирда «КАМАЗ»да эшләүчеләр яшәячәк.

Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры, «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Марат Зарипов катнашты.

«Бүген бик мөһим вакыйга. «КАМАЗ» хезмәткәрләренең торак мәсьәләсен хәл итү буенча безнең килешүләр кысаларында беренче йортка күчәләр. Бу – камазлылар өчен планлаштырылган алты аренда йортының беренчесе. Барысын да кадрлар хәл итә. Белгечләр әзерләү, аларны торак белән тәэмин итү – бик мөһим бурыч. Чаллыда сыйфатлы фатирлар төзи беләләр», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Барлык фатирлар әзер килеш тапшырыла, алар сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматны читтән торып укуның автомат системасы белән җиһазландырылган.
Сергей Чемезов Татарстан җитәкчелегенә һәм «КАМАЗ» компаниясенә заводта эшләүчеләрнең социаль мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Торак җиһазлары һәм көнкүреш техникасы белән тәэмин итүне исәпкә алмыйча, аренда ставкасы 1 кв.м. өчен 225 сум тәшкил итә. Хезмәткәрләргә уңайлы булсын өчен «КАМАЗ» җиһазлар, көнкүреш техникасы һәм интерьер әйберләре сатып алуны финанслаган.

«Чаллыга квалификацияле белгечләрне җәлеп итү һәм аларны торак белән тәэмин итү – бүген төп мәсьәләләрнең берсе. Һәм «КАМАЗ» өчен, социаль юнәлешле предприятие буларак, торак белән тәэмин итү – өстенлекле юнәлеш», – диде Сергей Когогин.

Төбәккә яңа кадрлар җәлеп итү һәм «КАМАЗ» ГАҖдә эшләүче югары квалификацияле кадрларны саклап калу максатыннан, Дәүләт Торак фонды Чаллыда торак комплексы төзи. Ул Яшьлек проспекты һәм Машина төзелеше урамы киселешендә төзелә. Комплекс 178әр фатирлы алты йорттан торачак, аннан соң аренда килешүе буенча әлеге комплексның биш йорты «КАМАЗ» ГАҖгә тапшырылачак. Йортлар 2024-2025 елларда этаплап тапшырылачак. Гомумән алганда, аренда өчен 1 меңнән артык фатир биреләчәк.

Моннан тыш, быел КАМАЗ белгечләре өчен коттедж бистәсе төзи башладылар. Компаниянең тагын 1,2 меңнән артык хезмәткәре «КАМАЗ» хисабына, тулай торакларда һәм хостелларда бушлай яши. Хезмәткәрләрнең торак мәсьәләсен хәл итү программаларын тормышка ашыру өчен 2024 елда компания 3,6 млрд сумнан артык акча сарыф итәргә җыена.


Фикер өстәү