Владимир Путинга юлланган сораулар саны 600 меңнән артып киткән

Кремль вәкиле Дмитрий Песков әйтүенчә, Президент чарага бик җентекләп әзерләнә.

Туры элемтә һәм матбугат конференциясе өчен Президент Владимир Путинга юлланган сораулар һәм мөрәҗәгатьләр саны 600 меңнән арткан. Дәүләт башлыгы кайберләре белән инде танышырга да өлгергән. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шул хакта белдергән, дип яза “ТАСС”.
“Россия Президентына мөрәҗәгать итүчеләр бик күп. Мөрәҗәгатьләрнең саны 600 меңнән артты инде”, – дигән Кремль вәкиле. 14 декабрьдә узачак туры элемтә һәм матбугат конференциясенә әзерләнү җәһәтеннән.

Песков сүзләренә караганда, Президент бу чарага бик җентекләп әзерләнә. “Хәзер ул сорауларны үзе карый. Алар төп блокларга бүленеп, системага салына”,- дигән матбугат секретаре.
Кремль вәкиле шулай ук дәүләт башлыгына алынучы мөрәҗәгатьләрне анализлау өчен Гомумроссия халык фронты белгечләренең җәлеп ителүен искәрткән. “Әлбәттә, программа барышында барлык сораулар да телгә алынмаячак. Әмма Фронт соңгы сорауга кадәр эшне дәвам итәчәк”, – дигән ул.


Фикер өстәү