Исәнме, яңа… бәя! Казанда юлда йөрү бәясе 42 сумга кадәр арта

Киләсе елның 1 гыйнварыннан башкалада җәмәгать транспортында йөрү бәясе кыйммәтләнәчәк. Акчалата түләгәндә, юл хакы, берьюлы 6 сумга артып, 42 сумга җитәчәк. Яңа ел алдыннан килеп ирешкән әлеге хәбәр ике якның да кәефен кырды: гади халык, җәяү йөрергә калмасак ярый, дип уфтанса, пассажир йөртүчеләр юлда йөрү бәясен тагын да күбрәк арттыруны сораган булган. Юл ник кесәгә суга?

– Безнең гаиләдә генә дә җәмәгать транспортында йөрүгә аена 5–6 мең сум чамасы акча китә, кем әйтмешли, бу – яшәү минимумының яртысы, – ди Казанда яшәүче Резидә Мәрданова. – Ирем – рульдә, ул эшкә иртә чыгып киткәнлектән, миңа һәм улыма йөрергә автобус кына кала. Җәмәгать транспортына көнгә ике генә утырсаң да, атнага 450–500 сум акча кирәк. Улым җиденче сыйныфта укый, мәктәпкә кадәр дүрт-биш тукталыш. Җылы, коры вакытта иптәшләре белән җәяү йөрсәләр, кышкы суыкта аңа да автобуска яки троллейбуска утырырга туры килә. Өстәвенә бассейнга тренировкаларга йөри. Гаиләдә баланың юлга айлык чыгымнары 3 мең сум тирәсе тәшкил итә. Яңа елдан соң әлеге төр түләүләр тагын да артачак, димәк. Бәя күтәреп кенә калмыйча, халыкка күрсәтә торган хезмәтнең сыйфатын да яхшыртсыннар иде: автобуслар иске, тукталышта озак көтәргә туры килә. Без нәрсә өчен түлибез?

Шәһәрнең җәмәгать транспорты эшчәнлегеннән зарланучылар тагын да күбәер, мөгаен. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышында киләсе елга яңа бәяләрне расладылар.

2024 елның 1 гыйнварыннан Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе акчалата түләгәндә – 42 сум, карта белән түләгән очракта 38 сум булачак. Электрон транспорт картасы белән йөрү хакы 38 сум тәшкил итәчәк. Йөз тапкыр баруга исәпләнгән электрон транспорт картасыннан файдаланучыларга исә билет бәясе 28 сумга төшәчәк. Сүз уңаеннан, быел Татарстан башкаласында җәмәгать транспортында йөрү бәясе акчалата түләгәндә – 36 сум, ә карта белән – 35 сум тора. Киләсе елда тарифлар уртача 9,5 процентка артачак.

Дәүләт комитетының бүлек җитәкчесе Гаяз Миңнебаев сүзләренә караганда, тарифлар үзгәрүгә җитди сәбәпләр бар.

– Киләсе елда электр энергиясенә бәяләр – 9,1, ягулык-майлау материалларына – 15 процентка артачак дип фаразлана. Автобус һәм троллейбусларга кирәкле шиннар 12 процентка кыйммәтләнде. Яңа тарифларда тармакта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрү, автопаркка 25 яңа троллейбус сатып алуга бәйле чыгымнар да исәпкә алынды, – диде ул.

Утырышта катнашкан Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең транспорт буенча урынбасары Илдар Шакиров сүзләренә караганда, яңа тариф һәр яктан да расланган.

– Бу – пассажир йөртүчеләр сораганнан азрак, әлбәттә, – диде ул, турысын ярып. – Әмма яңа бәягә бәйле бернинди каршылык та юк. Аны билгеләгәндә, тотылган чыгымнар исәпкә алынган, – диде ул.

Урынбасар әйтүенчә, бүген Казан юлларында 1037 данә транспорт чарасы, шул исәптән, 749 автобус, 182 троллейбус һәм 102 трамвай хезмәт күрсәтә.

– Автопаркның 35 проценттан да күбрәге ун «яшь»тән дә өлкәнрәк. Моннан тыш, тармакта кадрлар кытлыгы күзәтелә. Бүген 1,5 мең хезмәткәр, шул исәптән 800 йөртүче җитми, – дип сөйләде Илдар Шакиров.

Яңа тарифларны билгеләгәндә, Казанга ташламалы лизинг программасы буенча 250 НефАЗ сатып алуга бәйле чыгымнар да кермәгән. Илдар Шакиров сүзләренә караганда, ташламалы программа киләсе елның февраленә кадәр генә гамәлдә. Тик КАМАЗда ул вакытка кадәр автобусларны җитештереп бетерергә өлгермиләр. Шуңа күрә хәзер программаны озайту мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып баралар. Урынбасар якынча санап та күрсәтте: моннан берничә ел элек НефАЗ автобусы 10–12 миллион сум торса, хәзер ул 18 миллион сумга җитә. Ә бер машина өчен айлык лизинг түләве 300 мең сум тәшкил итә. «Пассажир ташучылар бу кадәр чыгымны күтәрә алмый, билгеле. Шуңа күрә республика, шәһәр ярдәменә өметләнәбез», – диде Илдар Шакиров. Чыдасын кесә…

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү