«Ринатымны югалтам икән, дип кайгырдым»

Социаль челтәрләрдә өздереп баян уйнаган һәм шуңа кушылып җырлап утырган ир-ат видеосына тап булдым. Күңелне айкатып, йөрәк түренә үтеп җырлый. Аның йөзе дә елмая, кашлары да бии, кыскасы, үзеннән нур бөркелә. Күңелгә шулкадәр үтеп керде бу кеше. Кем икәнен тиз белдек. Казанда яшәүче бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинаның икетуган абыйсы Ринат Гыйниятов икән.

– Безнең абый кебек кеше юк. Гомере буе заводта эшләде, әмма кулыннан баяны төшмәде. Матур җырлый. Кушаматы да «Композитор» аның. Ул бөтенебезгә дә үрнәк, терәк. Язмыш сынауларына да бирешмәде, – диде Рәмзия.

Ринат абыйның үзен өйдә туры китерә алмасак та, хатыны Рәшидә белән сөйләшергә насыйп булды.

– Ирем белән соң гына кавыштык. Ул чакта миңа 38 яшь иде. Шөкер, бик матур итеп 32 ел бергә гомер итәбез. Бер ул үстердек. Бер-беребезне аңлап, санлап яшибез. Ринат – бик тыныч кеше. Беркем белән дә талашып йөрми, гел булышырга гына тора. Бик тә туган җанлы, – ди хатыны. – Бер ел элек гаиләбезгә зур сынау килде. Уйламаганда ирем авырып китте. Тәнендә шеш барлыкка килде. Шундук табибка күренергә киттек. Безне Казан онкология диспансерына җибәрделәр.

Табибның бик яхшысы туры килә аларга. Тик анализ нәтиҗәләре сөендерми – Ринат абыйга яман шешнең 3 стадиясен куялар. Ринат абыйдан бигрәк Рәшидә апа сыгылып төшә.

– Ринатымны югалтам икән, дип кайгырдым. Әле бит яши генә башлаган кебек идек. Улыбызны өйләндереп, аның балаларын сөясе килә. Матур картлыкны бергә үтәсебез бар! Күп еллар фельдшер булып эшләгән дәү апам үзенең киңәшләрен биреп, мине  тынычландырды. Шуннан соң үземне кулга алдым. Бар көчемне Ринатымны дәвалауга бирәм. Ирем 8 химия терапиясе алды. Гел янәшәсендә булдым. Бу чир белән очрашкан кешеләрнең киңәшләрен тыңладык, табиблар кушканны үтәдек, – ди Рәшидә апа.

Бирешә чир, артка чигенә. Табиблар да сөендерә. Ринат абыйның хәле уңайланып китә, ул эшкә дә чыга. Әмма әле вакыт-вакыт табибларга күренеп, анализлар тапшырасы икән.

– Без Ринат белән спортны үз итәбез. Ул 50 яшеннән гер күтәрә. Бергә бассейнга йөрибез. Сынаулар алдында сынмаска сәламәт яшәү дә булышты дип уйлыйм, – ди Рәшидә апа. – Ринат гомере буе кулыннан баянын төшермәде. Заводта үткән һәр чарада уйнап җырлар иде. Хәзер дә бер генә мәҗлес тә ансыз узмый. Әле менә Ринат терелүгә шөкер итеп, Коръән ашы уздырдык. Ирем барлык туганнар алдында миңа рәхмәтен җиткерде. «Рәшидә булмаса, терелә алмас идем», – диде. Ә мин ул булмаса, яши дә алмас идем. Язмышыма юлымда Ринатымны очраткан өчен рәхмәтлемен. Әле тагын озак еллар тигезлектә яшәсәк иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 

 

 


Фикер өстәү