Татарстанда һава температурасы 49 градуска кадәр төште

Бүген төнлә Әгерҗе районы Бимә авылында һава температурасы 49 градуска кадәр төшкән. Әгерҗе районының рәсми телеграм-каналы, Бимә авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов хәбәренә таянып, шулай дип яза.

“Бимә авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов әйтүенчә, иртәнге 8дә Бимәдә термометрның терекөмеш баганасы -49 градуска кадәр төшкән”, – диелгән хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез: аномаль суыклар башлану сәбәпле, Татарстанда кисәтү игълан ителде. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бу ялларда -40 градуска кадәр суытачак. 9-10 декабрьдә иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә республикада температура -30…-35 градуска кадәр төшәчәк. Көнчыгыш һәм көньяк районнарда исә 40 градуска кадәр суык булачак.


Фикер өстәү