Атнаның икенче яртысында суыта, яңгыр булачак

Кичә 1951 елгы температура рекорды челпәрәмә килгән.
Татарстанда аномаль җылы һава урнашты. Кичә 3 апрельдә Казанда чираттагы температура рекорды куелган: термометрның терекөмеш баганасы +16,7 градуска кадәр күтәрелгән. Казанда элекке температура рекорды 1951 елда +16,6 градус булган.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, бүген һәм иртәгә бик җылы һава саклана: төнге сәгатьләрдә температура 0 +5, көндез +15 +20 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Әмма иртәгә республика аша атмосфера фронты узу сәбәпле, көндез – күпчелек районнарда, төнлә урыны белән яңгыр көтелә.

Пәнҗешәмбе – 6 апрельдә һава температурасы бераз төшәчәк. Көндез +7 +12 градус, төнге сәгатьләрдә 0… +5 градус чамасы булачак. Урыны белән аз гына яңгыр.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, 7-8 апрельдә республикада явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез +7 +12 градус, төнлә -2 +3 градус тәшкил итәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү