Татарстанда 40 градус суык: синоптиклар кисәтү игълан итте

Татарстанда, аномаль суыклар башлану сәбәпле, янә кисәтү игълан иткәннәр. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә.

Шимбә, якшәмбе – 9-10 декабрьдә иртән һәм төнлә һава температурасы -30…-35 градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта көнчыгыш һәм төньяк районнарда -40 градуска кадәр суыклар фаразлана.
Көндезге сәгатьләрдә исә Татарстан территориясендә термометрның терекөмеш баганасы -21…-26 градуска кадәр, төньяк һәм көнчыгыш төбәкләрдә -30 градуска кадәр төшәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү