Яңгыр, җепшек кар һәм кырау – Татарстанда бу көннәргә һава торышы

Узган тәүлектә көндез һава температурасы +12…+15, төнлә +3…+6 градус тәшкил иткән иде. Бүген көндез, республика циклон йогынтысында калу сәбәпле, күпчелек районнарда яңгыр яуды, секундына 15 метрга кадәр тизлектә җил булды. Көндез һава температурасы +5…+9 градус тәшкил итте.

Алдагы тәүлектә – 7 майда республикада тотрыксыз һава сакланып кала. Көндез яңгыр, төньяк районнарда урыны белән юеш кар явачак. Көндез һава температурасы +6…+11, көньяк районнарда +16 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һава температурасы 0…+2, урыны белән 0…-2 градус булачак, кырау төшәчәк.

Чәршәмбе – 8 майда көндез һава температурасы +7…+12, көнчыгыш районнарда урыны белән +15…+20 градуска кадәр җылыта. Төнлә +3…+8, урыны белән яшенле яңгыр, секундына 18-23 метр тизлектә көчле җил көтелә. Пәнҗешәмбе – 9 майда безнең төбәккә янә төньяктан салкын һава үтеп керәчәк һәм төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0…+2 гә кадәр, урыны белән 0…-3кә кадәр төшәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +4…+9 градустан артмаячак. Яңгыр, юеш кар булачак. Секундына 13-18 метр тизлектә җил.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда җомга – 10 майда салкын һава саклана. Көндез һава температурасы +4…+9 градус чикләрендә тирбәләчәк, төнге сәгатьләрдә 0…-3 градус булачак. Аз гына явым-төшем. Шимбә – 11 майда көндез һава температурасы +10…+15 градуска күтәреләчәк, аз гына яңгыр.


Фикер өстәү