РИА Новости хәбәренә караганда, галимнәр инфекция кичерүчеләрнең йөрәгендә, ашказаны-эчәкләрендә, аналыкта һәм үпкәдә савыкканнан соң берничә ел узгач вирус эзләрен тапкан. Аларда, аерым алганда, бавыр некрозы (күзәнәкләрнең үлүе), склероз, юан эчәкнең ялкынсынуы кебек чирләр ачыкланган. Моннан тыш ковид кичергән кайберәүләрнең йөрәгендә төрле чирләр табылган.
Белгечләр шулай ук коронавирусның аналыкта сакланып, хатын-кызларда бала тудыру сәләтен югалтуга китерергә мөмкин булуын ачыклаган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез