Кисәтү игълан ителде: Татарстанда 34 градуска кадәр суыта

5-13 декабрь чорында көчле суыклар көтелү сәбәпле, кисәтү игълан иткәннәр. Һава температурасы -34 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, сишәмбе – 5 декабрьдә аз гына кар, урыны белән буран булачак. Төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә 15-17 метр тизлектә көчле җил. Иртәгә көндез һава температурасы -11 градус тәшкил итәчәк. Төнлә исә -13 градуска кадәр төшәчәк.
Синоптиклар фаразына караганда, чәршәмбе – 6 декабрьдә аз гына кар-буран, секундына 17 метр тизлектә җил булачак. Көндез -6…-11, төнлә -8…-13, урыны белән -19 градуска кадәр.
Пәнҗешәмбе – 7 декабрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы -20…-25 градуска кадәр, төнге сәгатьләрдә -23…-29, урыны белән -34 градуска кадәр төшәчәк. Гидрометеоүзәк белгечләре басым ясап әйткәнчә, тәүлекле уртача температура нормадан 10-20 градуска түбәнрәк булачак.


Фикер өстәү