Куркулык коючы Ирек хәзрәт: «Начарлык кургашта катып кала»

Кургаш белән куркулык коючылар турында әбиләремнән ишеткәнем бар иде. Элек-электән авылда моның белән шөгыльләнә торган әбиләр булган, аларның шактый кешегә ярдәме тигән, дип сөйлиләр иде. Казанда яшәүче Ирек хәзрәт Җәмалов та кургаш белән куркулык койдыра. Бу эшнең бик күп нечкәлекләрен, асыл мәгънәсен яхшы белә ул. 

Кургаш белән куркулык койдыруның тәртибен әнисе ягыннан туганы өйрәткән аңа.

– Туганымның төшенә ап-актан киенгән бер әби кергән, куркулык коюның рәтен дә шул күрсәткән. Мин исә башта аннан карап өйрәнергә тырыштым, аннан, авырып киткәч, үзе барын да аңлатып калырга ашыкты, – дип сөйләде ул.

Ирек хәзрәт башкаларны өшкерә торган булган. Әмма, кешене дәвалыйм дип, үзе еш кына авырый, хәлсезләнә башлаган.

– Бервакыт миңа: «Кулыгыздан кайнар бәрә», – диделәр. Шунда мин уйлана башладым. Бер-ике кешене өшкергәннән соң хәлсезләнүемә дә аптырадым. Эзләндем, укыдым, бик күп дәресләр уздым. Баксаң, ул кайнарлык энергия икән. Ягъни мин, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә күрә, башкаларга үз энергиямне биргәнмен. Күп кенә хәзрәтләр шуның аркасында бу эштән туктады. Аннан соң, массаж ясаучылар да нәкъ шулай үзләренә чир җыя, – дип аңлатты Ирек хәзрәт.

Кургашка әйләнеп кайтсак, аның асылы менә нәрсәдә икән:

– Кургаш коюны диндә ярамаган гамәлгә санаучылар бар. Шикләремне бетерер өчен, бик атаклы дин белгеченә мөрәҗәгать иттем. Тыелган, ярамаган гамәлләр Коръәндә бик төгәл язылган. Шул ук вакытта Коръәндә менә шундый юллар бар: «…тимердә кешеләргә күп файдалар бар…» (Коръән: «Тимер» сүрәсе, 25 нче аять). Бу очракта «тимер» сүзе күпкә тирән мәгънәгә ия. Җир астыннан алынган тимерләр арасында кургаш химик составы буенча да, энергетика ягыннан да иң зур көчкә ия. Куркулык койганда ул авыру, зәхмәт һәм башкасын «суырып» ала. Һәм алар шул кургаш эчендә катып кала, – диде әңгәмәдәшебез.

Эретелгән кургашны суга салгач, анда курку чыганагының сурәте пәйда була. Ирек хәзрәт сүзләренчә, ул сурәтләрнең нәрсә аңлатканын «укый» белергә кирәк.

– Шайтаннар кургашта йөзләрен күрсәтә. Хәтта бозым ясаган кешенең йөзе шәйләнгән очраклар да була. Бик гади итеп әйткәндә, бар начарлык кургашка чыга, кеше чистарына. Ахырдан исә тагын бер кагыйдә турында онытмаска кирәк: ул кургашны агым суга ташларга, я җиргә күмәргә кирәк. Әмма аңа синнән башка берәү дә кагылырга тиеш түгел, – дип сөйләде ул.

Хәзрәткә Татарстан гына түгел, бөтен Россиядән киләләр икән.

– Хәтта Казахстан, Кыргызстаннан да килүчеләр бар. Башка дин вәкилләре дә килә – аларны да кабул итәм. Миңа килгән кешеләрнең бүгенге халәтен, ул халәткә ничек, нәрсә аркасында килгәнен сөйләп бирәм. Күрәзәчелек белән бутамасыннар иде – бу бөтенләй башка нәрсә, – ди ул.

Ирек хәзрәт Җәмаловның кайбер кызыклы фикерләре

– Беренчедән, курку ул – иллюзия. Аллаһка ышанмаган кеше генә курка. Икенчедән, матди дөньяда курку юк. Ул синең башыңа кергән дә, энергияңне «суырып» утыра. Ачу, үпкә кебек хисләр белән дә шулай ук.

– Кеше үз-үзен дәвалый. Миңа мөрәҗәгать итә икән, ул миңа ышана. Аны шул ышану да дәвалый.

– 12 яшькә кадәрге баланың бөтен борчу-куркулары һәм башка зәхмәтләр  әнисенә бәйле. Баласын карынында йөрткән чакта ниндидер проблемалары булса да, баласы тугач, аңа ачу белән караса да, баласына кычкырса, аның алдында әтисе белән талашса да – барысы да сабыйга йогынты ясый.

Лилия Гыймазова

PS. язма бу күренешне пропагандалау максатыннан түгел, ә күренеш буларак тасвирлау максатыннан язылды.


Фикер өстәү