Владимир Путин киләсе елда Россия Президентын сайлауда катнашачагын әйтте

Владимир Путин 2024 елда узасы Россия Президентын сайлауда катнашырга җыена. Бу хакта ул Кремльдә Россия Геройларына “Алтын Йолдыз” медален тапшыру тантасыннан соң ДНР герое Артем Жогага әйтте, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Тантанадан соң бүләкләнүчеләр Президент белән аралашканда, Артем Жога Владимир Путиннан киләсе елда узасы сайлауда катнашуын сорады. Бу фикерне башка Геройлар да хуплады. Россия Президенты исә риза булуын әйтте.

Билгеле булганча, 7 декабрьдә Федерация Советы Россия Президентын сайлауны 17 мартка билгеләгән иде. 8 декабрьдә исә Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүнең өч көн дәвамында – 15, 16 һәм 17 мартта булачагы турында карар чыгарды.


Фикер өстәү