Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты 5 меңләп мөрәҗәгать кабул иткән

2023 ел башыннан Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына 5 мең 206 халык гозыре кабул ителгән. Бу санга шәхси кабул итүләр дә, элетрон хатлар да керә. «Алма – Бирмә» республикакүләм коррупциягә каршы форумда Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская шул хакта хәбәр итте.

Халык мөрәҗәгатьләренең күпчелеге социаль, икътисадый сорауларга бәйле. Шулай ук махсус хәрби операциягә бәйлеләре дә шактый. Сүз уңаеннан, махсус хәрби операция башланган чорда мөрәҗәгатьләр хәрбиләрнең үзләреннән, аларның туганнарыннан килгән. Хәзер сорауларның күбесе дәвалану, акчалата түләүләр, ветеран статусын алу мәсьәләсенә бәйле.

Сәрия Сабурская әйтүенә караганда, гозыр-сорауларны хәл итүдә «Халык контроле» системасы да ярдәмгә килә. Быел 98 мең мөрәҗәгать кабул ителгән. Сәрия Сабурская әйтүенчә, бу система халык арасында аеруча популяр.


Фикер өстәү