14 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья кан бирүче донор көне

14 июнь бөтен дөньяда донор көне билгеләп үтелә. Донор сүзе «бүләк итү» дигәнне аңлата. Бөтендөнья кан бирүче донор көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ай федерациясе, Халыкара кан бирүче донорлар оешмалары федерациясе һәм кан җибәрү буенча халыкара җәмгыять инициативасы белән гамәлгә кертелә.  Бу көн җәмәгатьчелек игътибарын кан һәм аның компонентларының кеше гомерен коткаруда мөһимлеге турында искә төшерү һәм ел саен миллионлаган кешенең язмышына тәэсир итә торган донорларны хөрмәт итү өчен билгеләнә.

Халыкара блогер көне

Ел саен 14 июньдә интернет-бергәлек Халыкара блогер көнен (International Weblogger ‘s Day) билгеләп үтә.

Әлеге көнне бәйрәм итү идеясе иң беренче булып Стенфорд студентларының берсенә килә. Блогер буларак, ул үз профиленә, бердәм бәйрәм берләштерер иде, дип язып куя. Аны башкалар да хуплый. Беренче тапкыр ул 2004 елда 9 июнь көнне билгеләп үтелә. Аннан 14енә үзгәртелә. Нигә нәкъ менә бу дата икәнен төгәл әйтүче юк. Беренче блог исә 1992 елда ук барлыкка килә. Аның авторы гади бер биттә яңалыклар урнаштыручы америкалы Бернес-Ли була. Ә блог сүзе 1997 елның 17 декабрендә барлыкка килә.

Якшәмбе

1897 елның 14 июнендә Россия империясендә якшәмбе көнен ял көне дип игълан итәләр.  Николай II чыгарган закон буенча, заводларда, фабрикаларда, мануфактураларда якшәмбе һәм бәйрәмнәрдә эшләргә ярамый. Яңа ел – 1 гыйнвардан тыш, чиркәү бәйрәмнәре була.

Тарих институты

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институты 1996 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оеша. 2002 елда Институтка күренекле татар галиме, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелә.

Казанның һәм Алабуганың 1000 еллыгы фактларын нәкъ менә биредә исбатлыйлар. Институт галимнәре белән берлектә Татарстан объектларын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү мөмкинлеге дә барлыкка килә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү