21 ноябрь көне тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Бөтендөнья телевидение көне

Ел саен 21 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья телевидение көне (World Television Day) БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1996елда игълан ителә. Аның символик нигезе дә бар:шул көнне беренче Бөтендөнья телевидение форумы уздырыла.

Оешма тынычлык, куркынычсызлык һәм мәдәниятнең икътисади һәм социаль үсеше проблемаларын күтәрүче программалар алмашу хакында килешә. Чараның максаты – хәерчелеккә, көч куллану һәм дошманлыкка каршы көрәш. Бәйрәм дөньяның күпчелек илләрен, шул исәптән Россияне дә берләштерә.

Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне

Бу бәйрәмне үткәрү датасы очраклы гына сайланмый. 1991 елның 21 ноябрендә РСФСР Президенты Борис Ельцин указы белән РСФСР Дәүләт салым хезмәте оештырыла. 1998 елда ул Россия Федерациясе салым һәм җыемнар министрлыгына үзгәртелә.

Бүген Россия Федерациясенең салым органнары дәүләт идарәсенең иң нәтиҗәле һәм йогынтылы структураларының берсе, хакимиятнең ышанычлы терәге, икътисадый иминлек гаранты булып тора.

Россиядә бухгалтер көне

Күп кенә һөнәр ияләренең бәйрәм көннәре бар, ә менә Россия бухгалтерлары көне белән эшләр хөртирәк. Рәсми билгеләнгән һөнәри бәйрәмнәр календаренда Бухгалтер көне уңаеннан бер генә дата да кызыл төс белән билгеләнми. Әмма күпчелек бухгалтерлар традицион рәвештә бу бәйрәмне 21 ноябрьдә, Россия Президенты Борис Ельцин 1996 елда «Бухгалтерлык исәбе турында»гы законга кул куйган көнне билгеләп үтә. Моннан тыш, кайбер чыганакларда Бухгалтер көнен бәйрәм итү турында мәгълүматны 25 яки 28 ноябрьдә 1996 елгы «Бухгалтерлык исәбе турында»гы Федераль законны бастырган көнне табарга мөмкин. Кыскасы, төгәллек яратучы бу һөнәр өчен бөтенләй хас булмаган буталчык бу. Бүген Россиядә әлеге профильдә 3,5 миллионнан артык кеше эшли.

Бөтендөнья сәламләү көне

Бәйрәм идеясе, арта барган халыкара киеренкелеккә каршы протест буларак,1973 елда салкын сугыш вакытында барлыкка килә. Абыйлы — энеле ике америкалы төрле илләргә җылы һәм эчкерсез котлаулар белән күп хатлар җибәрә. Алучыдан башкаларга да ихлас котлаулар һәм сәламнәр җибәрү сорала. Бу үзенчәлекле «бәхет хатлары» әлеге бәйрәмнең башлангычына әйләнә.

Бу идея 180нән артык илдә хуплана. Шуннан бирле Бөтендөнья сәламләү көнен барлык теләсә кайсы һөнәргә ия булган һәм  төрле яшьтәге гражданнар да, эре сәяси лидерлар да, сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләр дә, дөньякүләм танылган кино һәм телевидение кешеләре дә билгеләп үтә.

Шуңа күрә бүгенге бәйрәмдусларча сәламләү, шатлыклы хисләр һәм яхшы кәеф өчен тагын бер матур көн. Сез дә бу гүзәл һәм изге бәйрәмгә кушылыгыз!

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү