Бер ир-ат БАДлар эчеп вафат булган

Аларны ул маркетплейстан сатып алган һәм ике ай буе эчкән.

Россиядә бер ир кеше БАДлар эчкәннән соң җан тәслим кылган. “Могҗизаи сәдәфләрне” ул маркетплейстан сатып алган һәм ике ай буе эчкән. Соңыннан аның бавырына зур зыян килүен ачыклаганнар. Бу хакта “Известия” яза.

Иммунолог Дарья Карташова сөйләп үткәнчә, ир кеше, БАДлар куллана башлаганчы, сәламәтлегеннән зарланмаган. Әмма шуларны ике ай дәвамында эчкәннән соң “фульминантный гепатит” дигән диагноз белән чиктән тыш авыр хәлдә реанимациягә эләккән. Кызганычка, табиблар аны коткарып кала алмаган.
Иммунолог ирнең тәгаен генә нинди БАДлар кулланганлыгын әйтмәгән. Белгеч аларның цинк та, тимер дә, Д витамины да түгел, ә “табигый үсемлек өстәмәсе” булганлыгын гына әйткән.


Фикер өстәү