Россия белән Украина арасындагы мөнәсәбәтләрнең кайчан җайга салыначагын әйткәннәр

Киевта хакимият алышынганнан соң гына Россия белән Украина арасындагы мөнәсәбәтләр җайга салыначак. Федерация Советы вице-спикеры Константин Усачев “Аргументы и Факты” газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Украинаның бүгенге хакимиятеннән бернинди дә яхшылык көтмим. Алар – элеккеге гамәлләре һәм идеологияләре әсирлегендә. Башкача булдыра да алмыйлар. Минемчә, Украинада хакимият алышынгач кына хәлләр җайга салына башларга мөмкин. Бу юлы аның конституцион ысул белән хәл ителәчәгенә өметләнәм”. – дигән Косачев.

«Ул шулай ук хәлләрең тотрыклылануы өчен Көнбатышның үз позициясен үзгәртергә һәм бүгенге Украина хакимиятенә уйламыйча-нитмичә булышудан туктарга тиеш. “Бүгенге конфликт өчен җаваплылыкның яртысы кимендә Көнбатышка төшә, чөнки ул Украинадан ачыктан-ачык үз максатларында файдаланды”, –дигән Косачев.


Фикер өстәү