Владимир Путин 21 ноябрьне Хәрби ант көне буларак игълан иткән

Россия Президенты Владимир Путин 21 ноябрьне Хәрби ант көне дип игълан иткән. Бу җәһәттән тиешле закон хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында басылып чыккан.

Истәлекле көннең Петр Беренченең “Хезмәткә билгеләнгәндә, һәрбер чиндагы хәрбиләргә һәм гражданскийларга, шулай ук дин әһелләренә ант бирүләрен гамәлгә кую турында” 1721 елның 21 ноябрендә чыгарылган указына багышланган.

Законга аңлатмада билгеләп үтелгәнчә, Хәрби ант көне Россиядә яшәүчеләрдә, иң элек яшьләрдә бөек хәрбиләребезнең батырлыгы үрнәгендә Ватанга тугрылыклы хезмәт итү һәм аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү максатында гамәлгә куелган.


Фикер өстәү