Фәрит Мөхәммәтшин патриотик тәрбияләү турындагы закон турында: “Без бик дөрес эшләдек”

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында “Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында”гы закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр.

Закон проектын парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты тәкъдим итте. Утырыш барышында искәртүләренчә, документны Татартан Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән оештырылган эшче төркем әзерләгән. Аның составына 17 кеше, шул исәптән Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Рәисе администрациясе, Татарстан Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты Аппаратлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов билгеләп үткәнчә, яңа канун республикада патриотик тәрбиягә бердәм караш урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

– Хәзерге вакытта патриотик тәрбия мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә аерым законнар белән көйләнми, шул ук вакытта илнең күп кенә төбәкләрендә шундый ук законнар кабул ителгән һәм гамәлдә, – диде ул.

Закон проектыннан аңлашылганча, ул республикада гражданнарны патриотик тәрбияләү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен, максатларын, принципларын, бурычларын, шулай ук патриотик тәрбия субъектларын, аның хокукый һәм оештыру нигезләрен билгели.

Яңалык уңаеннан фикер алышу барышында шактый фикерләр дә яңгырады. Мәсәлән, депутатлар документта “патриотизм” төшенчәсенә тәгаен аңлатма бирелмәвен әйтте.

– Ватанпәрвәрлек, илсөярлек татар халкына һәрвакыт хас, – диде Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла. – Ватанпәрвәрлек игелекле ният белән, бер максатка ирешү тирәсендә берләштерергә тиеш дип саныйм. Тарих сугышлардан гына тормый икәнен истән чыгармыйк. Халыклар һәм милләтләр төрле, алар үзара дус-тату, хезмәттәшлек итеп яшәгән. Патриотик тәрбияләү уңай мисалларга нигезләнсен иде.

Бу уңайдан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да үз фикерен әйтте.

– Әлеге закон проекты тирәсендә яңгыраган төрле фикерләрдән чыгып, без катлаулы мәсьәләне күтәрдек дип әйтә алам, – диде ул. – Шул рәвешле, патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнүчеләрнең дә игътибарын тагын бер кат әлеге мөһим мәсьәләгә җәлеп итәрбез дип уйлыйм. Безне тыныч тормышта да, бүгенге кебек махсус хәрби операция барган шартларда да нәкъ менә ватанпәрвәрлек кебек фундаменталь кыйммәтләр берләштерә. Бу хакта күбрәк сөйләргә, аны үз мисалыбызда күрсәтергә кирәк. Әлеге мәсьәләне бик вакытлы һәм бик дөрес күтәрдек дип саныйм.


Фикер өстәү