Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәновның вәкаләтләре туктатылды

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында депутат Рөстәм Хәсәновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында тавыш бирделәр.

– Рөстәм Хәсәнов үзе бу хакта сорап, гариза язды, – дип ачыклык кертте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Билгеле булганча, депутатка бәйле шау-шу быелның сентябрендә чыкты. Ул наркотик саклауда шикләнелә. Хәзерге вакытта Рөстәм Хәсәновка каршы җинаять эше кузгатылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан җентекле тикшерү үткәрергә кушты. “Республика парламентаризмы тарихында мондый хәлнең булганы юк иде”, – диде ул.

Рөстәм Хәсәнов 2018 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Ул бүгенге көндә банкротлыкка чыккан “Реставратор” оешмасын оештыручы булып та тора. Шулай ук, “Игелекле эшләр көне” хәйрия фонды директоры буларак та билгеле.


Фикер өстәү