Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты наркотиклар саклауда үз гаебен таныган

Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, наркотиклар саклауда гаепләнелүче Рөстәм Хәсәновка бүген гаепләү карарын укып үткәннәр. Хәсәнов кылган гамәле өчен үкенүен һәм үз гаебен тануын әйткән, дип яза “Татар-информ”.

Элекке депутатның адвокаты эшне аерым тәртиптә карап тикшерүне сораган. Суд адвокатның үтенечен хуплаган.
Адвокат хөкем ителүченең хәйрия эшчәнлеге турында документларын, шулай ук Хәсәновның 4 баласы булуын исәпкә алуны сораган.

Элекке депутатка биреләчәк җәза чарасы турында инде бүген үк мәгълүм булырга мөмкин. Гаепләүче як фикер алышуларда аны 1 ел да 3 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүне сораган.

Исегезгә төшерәбез: тикшерү ачыклаганча, Хәсәновны полиция хезмәткәрләре 17 сентябрьдә Казанның Беломорская урамында туктаткан. Тәртип сакчылары аның юлга полиэтилен капчык ыргытуын күреп калган. Капчыкны экспертизага озатканнар. Аның эчендә 1,88 грамм наркотик матдә булган.

Татарстан Дәүләт Советы октябрь ахырында Рөстәм Хәсәновның депутат вәкаләтләрен үзенең шәхси үтенече белән вакытыннан алда туктаткан. Республика парламентының 48 нче утырышында бу җәһәттән карар кабул ителгән.


Фикер өстәү