Татарстан Дәүләт Советы депутаты наркотиклар саклауда шикләнелә

Татарстан Дәүләт Советы депутаты наркотиклар саклауда шикләнелә. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий мәгълүматларына таянып яза.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, депутатны 17 сентябрьдә Казанның Беломорская урамында полиция хезмәткәрләре туктаткан. Тәртип сакчылары ир-атның юлга полиэтилен капчык ыргытканын күреп алган. Аны экспертизага җибәргәннәр. Капчык эчендә 1,88 грамм наркотик матдә табылган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла, килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Агентлык язганча, биредә сүз Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәнов турында бара.


Фикер өстәү