Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан – тарихи яктан күп халыклар вәкилләренең уртак йорты»

Татарстан тарихи яктан күп халыклар вәкилләре өчен уртак йорт булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Иминлек Советы һәм Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышында хәбәр итте.

Казан Кремлендә узган утырышта Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре һәм дини конфессияләр вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, хезмәт мигрантлары, Россия гражданлыгын алучы чит ил кешеләре, шулай ук чит ил студентлары саны арту хисабына соңгы дистә елларда Татарстандагы күпмилләтле гаиләнең даими артуы күзәтелә.
Татарстан Рәисе Россиянең аерым төбәкләрендә чит ил эшчеләре күп килү аркасында катлаулы вәзгыять килеп чыгуына игътибар итте. «Республикада да шундый фактлар бар», – Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе республикада җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген саклау максатларында миграция өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту мөһим, дип тә өстәде.
Бүген Татарстанда 35,7 мең мигрант хезмәт эшчәнлеге алып бара, бу – эш белән тәэмин ителгән барлык халыкның 1,7 проценты. Алар күбрәк төзелеш, сәүдә, җәмәгать туклануы, транспорт һәм эшкәртү производствосы тармакларында эшли. Республиканың кайбер сәнәгать предприятиеләрендә чит ил гражданнарын эшкә җәлеп итү тәҗрибәсе игътибарга лаек. Мәсәлән, «Алабуга» МИЗ 2022 елда «Алабуга старт» проектын эшләде һәм башлап җибәрде. Программа рәсми эшкә урнашуны, Россиягә бушлай очып килүне, хостелда ташламалы яшәүне, шулай ук медицина иминияте һәм хезмәт визасын яки патентын рәсмиләштерүне күздә тота. Сайлап алу процессында проектта катнашучылар рус телен, Россия тарихын өйрәнә, һөнәри күнекмәләр ала.
Октябрь ахырына «КАМАЗ»да 969 Үзбәкстан гражданы эшкә урнаштырылган. Компания үзбәк ягы белән хөкүмәт дәрәҗәсендә системалы эш корган. Махсус бүлек булдырыла, чит ил гражданнарын социальләштерүгә һәм җиңел адаптацияләүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы булган программа эшләнә.
Республиканың барлык дәрәҗәдәге мәгариф учреждениеләрендә 26 меңгә якын чит ил кешесе белем ала: 22 мең 658 кеше – югары уку йортларында, 287 кеше – һөнәри белем бирү оешмаларында, 2 мең 834 кеше – гомуми белем бирү оешмаларында һәм 261 кеше мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә белем ала. 2017 елдан республикада чит ил студентларын адаптацияләү һәм социальләштерү буенча чаралар планы гамәлдә.
2020 елгы халык санын алу буенча Татарстанда 175 милләт вәкилләре яши. Чит ил гражданнарының нәтиҗәле социомәдәни адаптациясен һәм интеграциясен тәэмин итүдә Татарстан халыклары ассамблеясы мөһим роль уйный. Бүген аның филиаллары һәм вәкиллекләре республиканың 33 шәһәрендә һәм районында эшли, Ассамблеяның ресурс үзәкләре 13 шәһәрдә һәм районда ачылган. Шулай ук 260 җирле һәм төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмалары, 13 Халыклар дуслыгы йорты, 109 милли-мәдәни үзәк эшли.
«Татарстан – Яңа юл» проекты мигрантлар белән хезмәттәшлек итүнең яңа коммуникацион каналларын булдыруга юнәлдерелгән. Проектның асылы төрле телләрдә актуаль контент булган социаль челтәрләрдә актив булу. Мигрантлар өчен мөмкин булган вакансияләр, этномәдәни чаралар турында файдалы мәгълүмат продуктлары булдыру, миграция законнарын аңлату, уку йортларына керү турында мәгълүмат булдыру планлаштырыла.
Утырышта Татарстанда чит ил гражданнары катнашында килеп чыккан вакыйгалар турында сөйләштеләр һәм хокук бозуларны профилактикалау чаралары турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү