23 яшьлек егет 500 мең сум акча өчен әбисе белән карт әбисен үтергән

Акчаны йөргән кызына кием-салым һәм бизәнү-ясану әйберләре сатып алуга тоткан.

Омск өлкәсендә үтә рәхимсез үтерү очрагы булган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 23 яшьлек егет дәү әнисен һәм карт әбисен буып үтергән. Бу хакта “ТАСС” Россия Тикшерү комитетының төбәк Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Лариса Болдинова сүзләренә таянып яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, егетнең ике якын кешесен үтерү сәбәбе –ярты миллион сум акчаны кулга төшерү. Ул акчаның кайда икәнен белгән. Әбиләрен буып үтергәннән соң, үзе белгән җирдән 500 мең сумны алып качкан. Акчаны йөргән кызына кием-салым, бизәнү-ясану әйберләре, гаджетлар сатып алуга тоткан.

Әбиләрнең мәетләрен бер туганнары тапкан.


Фикер өстәү