Татарстан Президенты Омск өлкәсе губернаторы белән килешү имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков төбәкара килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планын имзаладылар. Тантаналы чара бүген Казан Кремлендә узды.

Александр Бурков Казанга «Россия – спорт державасы» Халыкара спорт форумында катнашу өчен килгән.

Рөстәм Миңнеханов Омск өлкәсе делегациясенә Татарстанга килүләре өчен рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, соңгы елларда төбәкләр арасында уртак эшнең төп юнәлешләре формалашты. Ике яклы элемтәләрне үстерүгә Казан һәм Омск арасында турыдан-туры авиарейс булу да ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Президенты сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрдәге уңай динамиканы билгеләп үтте. Омск өлкәсе Татарстаннан йөк автомобильләре, махсус техника һәм автобуслар, химия продукциясе, ягулык һәм мазут, пыяла, дарулар, азык-төлек продуктлары сатып ала. Татарстанга, гадәттәгечә, шиннар, бензин, мотор майлары, синтетик каучуклар кайтарыла. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтүенчә, Татарстан предприятиеләре Омск өлкәсе белән хезмәттәшлекне алга таба да үстерү яклы.

Татарстан Президенты шулай ук Губернаторга Омск өлкәсендә яшәүче татарларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде.

Төбәкара элемтәләрне ныгытуга ярдәм иткән өчен Рөстәм Миңнеханов Александр Бурковка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медален тапшырды.


Фикер өстәү