Рөстәм Миңнеханов белән Владимир өлкәсе Губернаторы төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Владимир өлкәсе Россиянең үзәк өлешендә икътисадый яктан нык үскән төбәкләрнең берсе булып тора. Татарстан төбәкара хезмәттәшлекне алга таба да ныгытырга тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир өлкәсе Губернаторы Владимир Сипягин белән очрашуда хәбәр итте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Татарстанга сәфәре кысаларында Владимир Сипягин «КАМАЗ» заводында һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды, шулай ук Иннополис мисалында югары технологияле тармакларны үстерү буенча республиканың тәҗрибәсе белән танышты.

Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Сипягин Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Владимир өлкәсе администрациясе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү, шулай ук килешүне гамәлгә ашыру буенча 2023 елга кадәр чаралар планын имзаладылар.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Губернаторга Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытуга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Безгә үзара файдалы эшлекле элемтәләрне ныгытырга һәм тәҗрибә уртаклашырга кирәк», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек уңышлы үсә. Татарстан йөк автомобильләре һәм автобуслар, шиналар, азык-төлек продуктлары, пыяла, бетоннан эшләнмәләр, медицина инструментлары һәм җиһазлары, дарулар, тукыма һ.б. җибәреп тора.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Сипягинга татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Бүген Владимир өлкәсендә 7300ләп татар яши.

Шулай ук очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Владимир Сипягинга ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.


Фикер өстәү