Мәктәп укучыларына биреләчәк 10 мең сумны алу өчен «Мир» картасы таләп ителми

Мәктәп яшендәге балаларга биреләчәк 10 мең сумны банк картасы белән генә алырга мөмкин.

«Акчаны теләсә кайсы түләү системасы картасына алырга була. Түләү бер генә тапкыр бирелгәч, аны алу өчен „Мир“ картасы ачып торырга кирәк түгел», –  дип хәбәр итә Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

Түләүгә бирелгән гаризалар биш эш көне дәвамында карала һәм аны алу өчен гаилә керемнәре  исәпкә алынмый.

Исегезгә төшерәбез:  10 мең сум 6-18 яшьлек балалары булган, шулай ук сәламәтлекләре чикле 18 яшьтән өлкәнрәк, әле дә мәктәптә укыган балалары булган гаиләләргә бирелә.

Гаризлар 15 июльдән октябрь ахырына кадәр кабул ителә, түләүләр 16 августтан бирелә башлаячак.


Фикер өстәү