Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларда бу хакта да сөйләшү булды. Аны М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырды. Әлеге җәһәттән «Вне глобализации. Опыт и будущее национальной периодики и книгоиздания в России» дип аталган китап та әзерләнгән.
Әлеге китапны тәкъдим итү кичәсендә мари, удмурт, чуаш, башкорт милләтләре вәкилләре дә катнаштылар. Алар үз республикаларында туган телне өйрәнү мәсьәләләре турында сүз алыштылар, Татарстан белән бергә эшләргә теләк белдерделәр.
– Россия халыклары телләрендә нәшер ителгән басма китаплар һәм вакытлы матбугат – нәшрият эшенең бер өлеше генә түгел, ә бәлки күпмилләтле дәүләттә мәгълүмат мохитен формалаштыру, милли әдәбиятны үстерү Һәм мәдәни мирасны саклау. Гасырлар буена нәкъ менә туган телдә әйтелгән басма сүз халыкларга үзенчәлеген саклап калырга, киләсе буыннарга телне, гореф-гадәтләрне, тарихи һәйкәлләрне, рухи кыйммәтләрне тапшырырга ярдәм иткән. Туган телдә нәшер ителгән газета һәм китаплар тудырган мохиттә халык үзен бербөтен итеп сизә, – диде институт директоры Эльмира Галимова.
Бүген глобальләшү, цифрлаштыру һәм медиа куллану өлкәләре зур үзгәрешләр кичерә. Шуның белән бергә уку форматлары, мәгълүматны тарату ысуллары да үзгәрә һәм боларның барысы да милли китаплар өчен яңа мөмкинлекләр ача. Цифрлашкан платформалар белән көндәшлектә булу нәшрият эшен тагын да кызыклырак, файдалырак итүне таләп итә. Бу исә үткәннәрне һәм бүгенгене берләштерүне, гасырлар буена килгән тәҗрибәгә таянуны күздә тота.
Җыентыкка академик Әбрар Кәримуллинның 100 еллыгы уңаеннан институтта уздырылган «Россия халыклары телләрендә нәшер ителгән китаплар һәм вакытлы матбугат: тарихи тәҗрибә һәм бүгенге таләпләр» дип аталган түгәрәк өстәл материаллары кергән. Аның эчтәлеге белән җыентыкны төзүче, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Дәүләт таныштырды. Басма бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән өч юнәлешне үз эченә алган. Беренчесе – «Россия һәм Урта Азия халыклары китаплары». Ул дәреслекләр һәм милли китаплар темасын үз эченә ала, төп үзәк буларак, Казан император университетының Россия халыклары телләрендә беренче дәреслекләр чыгаруда, XX гасыр башында татар нәшриятларының казах китабын үстерүдә ролен күрсәтүгә багышлана. Монда шулай ук чуаш, мари, удмурт телендәге китапларга, башкорт телендәге вакытлы матбугат мәсьәләләренә урын бирелгән. Икенче бүлек татар китаплары үсешенә, сугыш һәм сугыштан соң нәшер ителгән балалар китапларына, сукырлар өчен татар телендә Брайль язуы белән эшләнгән китапларга багышланган. Ә өченчесендә – библиограф, публицист Әбрар Кәримуллин мирасы. Аның шәхси китапханәсе, кулъязмалары, хатлары, фотолары республиканың Милли китапханәсендә мемориаль фонд төзүгә нигез булган. Анда хәзер китаплар, журналлар, альбомнар, буклетлар, карталар һәм башкалар – барлыгы 4 меңнән артык берәмлек саклана. Коллекциянең хронологик кысасы – 1870 елдан алып 2005 елга кадәр. Галимнең эшләрен яшь тикшеренүчеләр дәвам итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез